Алмадан нәрсә генә пешермиләр дә, ни генә ясамыйлар. Менә бу пирог рецепты берәүне дә битараф калдырмас.
Камыр өчен түбәндәгеләр кирәк була: 200 гр сыер мае, 1 йомырка, 100 гр шикәр комы, 300 гр он.
Сыер мае салкын булырга тиеш. Аны пычак белән бүлгәлибез, шунда йомырка, шикәр комы һәм он кушып камыр ясыйбыз. Ул кулга ябышмый торган халәттә булачак. Аны пакетка салып, берничә сәгатькә туңдыргычка алып куярга кирәк. Шул арада пирогның эчлеген әзерли торабыз.
Эчлек: берничә алма, 1-2 аш кашыгы лимон согы, тәменчә шикәр комы, бер уч йөзем, кукуруз крахмалы.
Алманы кабагыннан әрчеп, 6-8 кисәккә бүлеп кечкенә кәчтрүлгә салабыз. Алма каралып китмәсен өчен, бераз лимон согы сибеп җибәрергә була. Шуңа тәменчә шикәр комы кушып, талгын утка куябыз. Кәчтрүлнең капкачын ябарга кирәк, югыйсә суы бик тиз кайнап бетәчәк. Алманы үз суында йомшарганчы болгаткалап, пешереп алырга кирәк. Пешеп бетмәгән алма кисәкләре калса, тагын да әйбәтрәк булачак. Пешеп чыкканчы, шунда ук йөзем салып, 1-2 минут йомшартып алырга кирәк.
Кайвакыт алмалар бик сусыл була. Эчлек агып китмәсен өчен, кукуруз крахмалы (1-2 бал кашыгы) белән куертырга була.
Хәзер туңдыргычтан камырны алып, 2 зуррак һәм 1 кечерәк өлешләргә бүләбез дә, бер зуррагын алып, кул белән йомшартып, пирогның төбен җәябез. Аны чәнечке белән әзрәк тишкәләп, алтынсу төскә кергәнче, 180 градуслы духовкага якынча 10 минутка куябыз. Соңыннан аны алып, камырдан пирогның кырыйларын ясыйбыз, эчлекне салабыз. Калган камырны кул белән кечкенә өлешләргә бүлгәләп, тигез итеп пирог өстенә таратып чыгабыз. Пирогны 180 градуслы духовкада 40-45 минут пешерергә кирәк.
Хәзер пирогны кайнар килеш бизәп алырга кирәк. Юка итеп киселгән миндальне (башка чикләвек тә алырга мөмкин) коры табада әз генә киптереп алабыз да пирог өстенә сибәбез. Ашаганда да, кискәндә дә чикләвекләр коелып төшмәсен өчен, ике аш кашыгы шикәр пудрасына берничә тамчы лимон согы тамызып, каймак куелыгында ясап, шуны пирог өстенә сипкәләп чыгабыз.