Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кетердәп пешкән урама рецепты

news_top_970_100
Кетердәп пешкән урама рецепты

Теләче районы Олы Кибәхуҗа авылында РСФСРның атказанган сәүдә хезмәткәре, Ленин орденнары кавалеры, милли татар аш-суын дөньяга таныткан Юныс Әхмәтҗановка багышланган беренче фестиваль-конкурс узды. Фестивальдә «Алан» авылы балалар бакчасыннан Румия һәм Асилә Кәримовалар урама пешереп алып килгән иде. Ураманың рецепты белән уртаклаштылар.

Пешерү өчен: 4 йомырка, шикәр комы, тоз, сыек май, он кирәк.

– Йомырканың берсен тулаем, калган өчесенең сарысын салып, шикәр, тоз салып, блендер белән болгатабыз. Алдан иләп куелган онны салып, камыр басабыз. Камыр йомшак булырга тиеш. Камырны баскач, аны пакетка салып, 20-30 минутка ял итәргә куябыз. Аннан соң, камырны юка итеп җәябез. Җилләмәсен өчен, өстен каплап куябыз. Урамаларны кисәбез. Тигез һәм матур булсын өчен линейкадан файдаланырга була. Кисеп бетергәч, өстен каплап торабыз. Берәм-берәм таякчыкка урап, кызган майда әйләндерә-әйләндерә пешерәбез. Таралып китмәсен өчен, яныннан тотып торабыз. Ике ягын да пешереп бетергәч, урамаларны салфеткага тезәбез. Аларны матур тәлинкә яки подноска тезеп куябыз. Өстенә шикәр оны сибәбез.

Шушы ук камырдан ураманы төрле формада һәм төрле төстә пешереп була. Урама бәйрәм табынының күрке булып тора. Пешеп чыккач, янына сихәтле чәй ясап куйсаң, урама һәр кунакның күңеленә юл табачак, – диделәр Румия һәм Асилә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100