Кетердәп торган итеп кыяр тозлау ысулы
Бик күп хуҗабикәләр: "Кыяр тозлаган идем, агарды, атты", дип зарлана. Җырчы Лилия Хәмитова уңышлы, кетердәп торган итеп кыяр тозлау ысулын өйрәтте.
Стерильләштерелмәгән өч литрлы банка төбенә 3 баш сарымсак, укроп, 4-5 данә кара борыч, канәфер (гвоздика), дәфнә (лавр) салына. Аннан соң кыярларны тезәбез.
Рассол өчен: 1, 5 л суга 5 аш кашыгы шикәр комы, 3аш кашыгы тоз кирәк. Рассолны бер тапкыр кайнатып, кайнар килеш банкаларгаагызабыз. Әзер булган банкаларны “сулы мунчада” (водяная баня) тотабыз. Банкаларны тимеркапкач белән ябып куяр алдыннан 100 гр аш серкәсе (уксус) өстибез.