news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кешенең ялганлыймы-юкмы икәнлеген борыны буенча ничек ачыклап була?

Бу алым ялган детекторыннан ун процентка төгәлрәк эшли икән.

news_top
Кешенең ялганлыймы-юкмы икәнлеген борыны буенча ничек ачыклап була?
https://pixabay.com/ru

Гранада университеты галимнәре борын температурасы ялган сөйләүчене ачыкларга ярдәм иткәнлеген ачыклаган.

Инфракрас сурәтләрдә кешенең алдарга теләве сизелгән: аның борынының температурасы 1,2 градуска кимегән, ә маңгае якынча градус ярымга җылынган.

Галим Эмилио Гомеза Милано сүзләренчә, температураның төшүе дөрес булмаганны сөйләргә мәҗбүр булган кешенең борчылуына бәйле. Моннан тыш, алдаган вакытта акыл эше көчәйтелә, бу маңгай температурасының күтәрелүенә китерә.

Милано билгеләп үткәнчә, нәтиҗәләр экспериментларның 80 процентында расланган, бу алым ялган детекторыннан ун процентка төгәлрәк эшли икән.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар