Кешенең ялган сөйләгәнен борыныннан ничек белергә?
Ялган сөйләгәндә кеше дулкынлана.
Гранада университеты галимнәре ялганлаганда кешенең борынының температурасы үзгәрүен ачыклаган. Бу турыда РИА Новости агентлыгы хәбәр итте.
Экспериментта катнашучыларга телефоннан танышларын алдарга кушканнар. Бу вакытта тепловизор ярдәмендә аларның тән өслегеннең температурасы үзгәрешен карап торганнар. Инфракызыл сурәтләрдән күренгәнчә, ялганлаган вакытта кешенең борын температурасы 1,2 градуска кимегән. Маңгае исә, киресенчә, 1,5 градуска җылынган.
Галим Эмилио Гомеза Милано сүзләренчә, температура дулкынланганга төшә. Ялган сөйләгәндә кеше дулкынлана һәм борын температурасы кими.
Моннан тыш, ялган сөйләгәндә акыл эшчәнлеге арта, шулай итеп маңгай җылына.
Әлеге нәтиҗәләр эксперимент вакытында 80 процент очракта расланган. Бу сан әлеге ысулның ялган детекторыннан 10 процентка төгәлрәк икәнен күрсәтә.