Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кешенең якын арада үләсен нинди билге аңлата?

Хәрәкәтләнү функцияләре начарлану кешенең үлеме якынлашуын аңлатырга мөмкин.

news_top_970_100
Кешенең якын арада үләсен нинди билге аңлата?
https://pixabay.com

65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең хәрәкәтләнү функцияләре начарлану аның үлеме якынлашуын аңлатырга мөмкин. Бу турыда фәнни журналга сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Тикшеренү XX гасыр азагында башланган. 1985-1988 елларда француз һәм инглиз галимнәре социаль, үз-үзеңне тоту, биологик факторларның кешенең сәламәтлегенә йогынтысын өйрәнә. Биредә 35-65 яшьләр арасындагы алты мең кеше катнаша.

Аннары 2007-2016 елларда тикшеренүдә катнашучыларның хәрәкәтләнү функцияләрен өч тапкыр тикшерәләр. Йөрү тизлеге, урындыктан тору өчен кирәкле вакыт, тотып алу көче (хват), көндәлек тормышта кыенлыклар (киенү, бәдрәф куллану, ашарга пешерү, ризык алу кебек эшләр кыенлашу) кебек факторларны исәпкә алалар.

Өченче этап 2019 елның октябренә кадәр була. Бу вакытта белгечләр тикшеренүдә катнашучыларның үлеме очракларын терки. 

Шулай итеп, йөргәндә кыенлыклар булган очракта, үлем куркынычы 22 процентка, тотып алу көче кимү — 15 процентка, урындыктан торып басу кыенлашу — 14 процентка, көндәлек тормышта кыенлыклар барлыкка килү 30 процентка үлем куркынычын арттыра. 

Тикшеренүдә катнашучылар арасыннан үлүчеләрнең гомеренең соңгы ун елында урындыкта тору кыенлашкан, җиңел елда хәрәкәтләнү авыр булган, соңгы дүрт елда исә көнкүрештә кыенлыклар туган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100