Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кешенең умырткалыгының «гарантиясе» ничә елга чыдый?

Гадәттә, 35 яшьтән соң умырткалык белән проблемалар барлыкка килә.

news_top_970_100
Кешенең умырткалыгының «гарантиясе» ничә елга чыдый?
https://pixabay.com

Кешенең умырткалыгы, буыннары, сеңерләре һәм кимерчәкләре ничә ел хезмәт итә алуы хакында мануаль терапевт, Россиянең атказанган табибы Андрей Кабычкин Sputnik радиосына интервьюда сөйләде. РИА Новости шул хакта яза.

Табиб сүзләренчә, гадәттә, 35 яшьтән соң, кайсыбер кешеләрнең соңрак проблемалары башлана. Бу кан әйләнеше кимү, алмашу процесслары бозылу, интоксикация туплану белән бәйле.

«Безнең умырткалык, буыннар, сеңерләр, кимерчәкләрнең „гарантия вакыты“ 35-45 ел. Төрле кешенең төрлечә. Шул „гарантия вакытыннан“ соң кешеләрнең буыннары һәм умырткалыгы белән проблемалары башлана. Кешенең физиологиясе шундый», — ди табиб.

Әлеге вакытны арттыру өчен умырткалыкка йөкләмәне дөрес бүләргә кирәк. Кеше басып эшләгәндә, умырткалыкка статик йөкләмә арта, утырганда ул кими. Кешенең ничек утыруы да әһәмияткә ия, ди белгеч.

«Утырганда, кеше өстәл артында дөрес урнашмау сәбәпле, статик йөкләмә еш кына оптималь булмый. Бу исә сезнең гәүдә һәрчакта да умырткалык, үкчәләр, буыннар һәм башкалар өчен уңайлы түгел дигән сүз», — дип кисәтә табиб.

Озак вакыт статик йөкләмә булу мускуллар спазмы барлыкка китерә. Шуңа күрә умырткалык өчен уңайлы торыш булдырып булмаса, вакыт-вакыт позаны алмаштырырга кирәк. 40 минут эшләгән саен, тәнәфестә берничә минут гимнастика яки махсус күнегүләр ясау хәерле, дип киңәш итә табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100