news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кешенең полисы булмаган очракта ашыгыч ярдәм киләчәкме?

Ашыгыч ярдәм гражданнарга бушлай хезмәт күрсәтә. Ул кичектергесез яисә ашыгыч, амбулатор һәм стационар була ала.

news_top
Кешенең полисы булмаган очракта ашыгыч ярдәм киләчәкме?
Медицина хезмәтенең төренә карап, медицина учреждениесе хезмәткәрләренең ничек эш итәргә тиешлеге билгеләнгән.
  • Әгәр гомеренә куркыныч яный икән, № 323-ФЗ (п. 3 ч. 2 ст. 32) нигезләнеп, кешегә ашыгыч медицина ярдәмен, полисы рәсмиләштерелмәгән булса да, бушлай күрсәтәләр.
  • Әгәр дә авыру кешенең гомеренә куркыныч янамый икән, бу очракта полис булуы мәҗбүри. Әгәр полис ясалган, әмма авыру кешенең үзе белән юк икән, бу очракта нәрсә эшләргә кирәклеге хакында медицина учреждениеләре хезмәткәрләрендә махсус инструкция бар.
  • Әгәр полис гомумән юк икән, ашыгыч ярдәмне төбәкнең бюджет хисабына күрсәтәчәкләр. Яңа туган баланың медицина полисы булмаска мөмкин. Ул балага әнисенең яисә законлы вәкиле полисы белән ашыгыч ярдәм күрсәтелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар