Кешенең ничә артык органы бар?
"Здоровье" журналы кешенең "артык" органнарын барлаган.
Кешенең артык органнары турында сүз барганда, беренче чиратта аппендикс - сукыр эчәкне искә алалар. Бу орган кешене инфекцияләрдән саклау ролен башкара, әмма антропологлар фикеренчә, хәзерге заманда ул үзенең функцияләрен 10 процент та башкармый. Чөнки хәзер кеше тупас ризык түгел, эшкәртелгән ризык ашый.
Тагын бер кирәксез орган - уч төбенең озын мускулы. Чәнчә бармак белән баш бармакны тоташтырыгыз һәм беләктә селкенгән мускулга игътибар итегез - анда кабарып чыкса, димәк, сезнең бу органыгыз әле күпмедер үсеш алган. Юк икән, кайгырмагыз - 18 процент кешеләрдә бу мускул инде бөтенләй юк. Аның кешегә кирәге дә юк - бу мускул үрелеп тартылу өчен хезмәт итә. Хәзерге заман кешесе турникка да онытылганда бер генә менә. Шуңа күрә дә бу мускул юкка чыгып бара.
Бу мускул агачтан агачка сикереп йөргән маймылларда үсеш алган. Әмма җирдә йөри торган маймылларда ул очрамый диярлек.
Колак тишегенең өске ягындагы кабарып торган урын - Дарвин калкулыгы да кайбер кешедә бар, кайбер кешедә юк. Ул колакны селкетү өчен кирәк. Бу калкулыгы булган кешеләр колагын селкетә белүе белән мактана ала. Әмма кеше өчен колакны селкетүнең кирәге юк, шуңа да ул кемдә бар, кемдә юк.
"Койрык". Умыртка тәмамланган урын койрыкка охшап тора. Сирәк кенә очракларда ул үсеш ала һәм койрыклы кешеләр туа. Кешелек тарихында шундый йөзгә якын очрак булуы билгеле.
Өченче күз кабагы. Күз читендә аз гына күренеп торган алсу кабак бар. Бу кошларда үсеш алган. Гадәти күз кабаклары күзне вертикаль ябылса, өченче күз кабагы горизонталь ябыла, күзне саклый. Әмма аның кешегә кирәге юк.
Акыл теше. Каты ризык чәйнәүнең кирәге беткәч, кешенең баш мие зурайган, ә яңагы кечерәйгән һәм акыл тешенә урын җитми башлаган.
Кешедә кирәксез органнар гына түгел, кирәксез рефлекслар да бар. Мәсәлән, баланың бөтен нәрсәне тотарга тырышуы элекке заманнардан калган күренеш дип санала.