Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кешенең күзе нинди төсләрне аермый?

Кызыл-яшел һәм зәңгәр-сары төсләр парын кеше күзе берьюлы кабул итә алмый.

news_top_970_100
Кешенең күзе нинди төсләрне аермый?

Кешенең күзе кайсыбер төсләрне аермый икән. Бу турыда Science басмасына сылтама белән "Челнинские известия" хәбәр итте.

«On Seeing Reddish Green and Yellowish Blue» журналының 1983 елда ук чыккан бер басмасында галимнәрнең кеше күзе турындагы язмасы урнаштырылган булган.

Кешенең күзе кызыл-яшел һәм зәңгәр-сары төсне аермый икән. Сүз кызыл белән яшел төсне кушкач килеп чыга торган көрән төс, сары белән зәңгәрне кушкач килеп чыга торган яшел төс турында түгел. Ә нәкъ менә кызыл-яшел һәм зәңгәр-сары төсләр турында, диелә хәбәрдә.

Күз бу ике пардагы төсмерләрне берьюлы кабул итә алмый. Безнең күзләрнең сетчаткасы күзәнәкләре кызыл төс белән активлаша, ә яшел төс сетчатка күзәнәкләрен, киресенчә, пассивландыра. 

Сары-зәңгәр төс белән дә шул хәл. Сары төс активлаштыра, зәңгәр төс исә пассивлаштыра. Шуңа күрә күз бу ике парны бергә кабул итә алмый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100