Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кешенең көлүенә карап, яман шешне ничек ачыкларга?

Бронхит һәм пневмония кебек авырулар еш кабатлану да яман шеш билгесе булуы ихтимал.

news_top_970_100
Кешенең көлүенә карап, яман шешне ничек ачыкларга?
https://pixabay.com

Үпкә яман шеше озак вакыт дәвамында симптомсыз булырга мөмкин. Ләкин аны кайчакта шартлы билгеләр, мәсәлән, көлү аша ачыклап була. Бу турыда Америка онкологлар берлегенә сылтама белән РИА Новости язды.

Яман шеш авыруының киң таралган бер симптомы - күкрәк читлегендә авырту хисе, ул көлгән чакта авырта. Бу үпкәләр тыгылу, анда сыеклык җыелу, лимфа төеннәре зураю һәм шешләр турында аңлатырга мөмкин. Тирән сулыш алганда һәм йөткергәндә дә үпкә авыртырга мөмкин, дип кисәтә табиблар.

Шулай ук бетми торган ютәл, канлы бүлентекләр, тавыш карлыгу, аппетит бетү, сәбәпсез ябыгу, тын кысылу, арыганлык һәм хәлсезлек хисе, бронхит һәм пневмония кебек авырулар еш кабатлану да яман шеш билгесе булуы ихтимал.

Башка органнар да зарарланса, сөякләр авыртырга, баш авыртырга, аяк-куллар оерга, тигез генә басып тора алмау, көзән җыеру, тән тиресе һәм күз алмасы саргаю, лимфа төеннәре шешү булырга мөмкин.

Авыруның бармаклары һәм буыннары шешү, күкрәге кабару, иңбашында көчле авырту хисе кулга күчү күзәтелгән очраклар да була. Кеше хәлсезләнә, башы әйләнә, аңы чуала, сул як үпкә шешкәндә бер күз кабагы салынып төшә, күзнең карасы кечерәя, битнең бер ягында тир бүленеп чыкмый башлый. 

Табиблар кисәткәнчә, бу симптомнар башка авырулар турында да аңлатырга мөмкин. Яман шешне иртәрәк ачыклаган очракта, аны дәвалау ихтималы да арта, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100