Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кешенең кәгазь ашыйсы килсә, ни була?

Тимер җитми торган анемия вакытында кешенең кәгазь ашыйсы килә башларга мөмкин.

news_top_970_100
Кешенең кәгазь ашыйсы килсә, ни була?
https://pixabay.com

Организмга тимер җитешми торган анемия вакытында кеше арыганлыктан, энергия җитмәүдән, сулыш кысылудан һәм йөрәк тибеше ешаюдан интегергә мөмкин. Бу авыруның башка билгеләре дә була. Медикфорумда шул хакта язалар.

Тән тиресе агару да, колак шаулау да тимер җитмәгәндә булуы ихтимал.

Анемиядән интегүчеләрнең чәчләре коела, ашарга ярамый торган әйберләрне ашау теләге туа. Мәсәлән, кеше кәгазь ашарга тели башларга мөмкин.

Анемия баш авырту китереп чыгарырга, ашаган чакта тел кычытырга, йоту кыенлашырга да мөмкин. Авыз кырыенда авырта торган яралар ясалу да ихтимал.

Мондый авыру вакытында йөрәк һәм үпкә авырулары килеп чыгарга мөмкин. Шуңа күрә канда тимер җитмәү билгеләре сизсәгез, тиз арада табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип яза «Челнинские известия».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100