Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кешенең иң начар сыйфаты нинди? - Мәхмүт хәзрәт аңлатмасы

Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин инстаграмдагы сәхифәсендә көнчелек турында вәгазь сөйли.

news_top_970_100
Кешенең иң начар сыйфаты нинди? - Мәхмүт хәзрәт аңлатмасы
Владимир Васильев

Мәхмүт хәзрәт ак һәм кара көнчелек булуын аңлата. Ак көнчелек дин тарафыннан кире кагылмый. Кешеләрнең изгелек эшләвен күреп, аның кебек изгелек кылырга теләү, гыйлемле кешегә карап, гыйлемгә омтылу, гел гыйбадәттә, уразада булган кеше кебек яшәргә тырышу ак көнчелек була. Бу тыелмый.

Кара көнчелек исә дөнья өчен дә, ахирәт өчен дә куркыныч. Галимнәр сүзләренчә, кара көнчелек ул — кешенең берәр нигъмәтен күреп, күңелдә авырлык хисе тою, авырлык хисе кичерү. Нигъмәт — ул матурлык, байлык, кешенең йорты, машинасы. Юк кына әйбердән дә хөсетләнергә була.

Хәзрәт бер тарихны искә ала. Ул икенче курста бер гарип егеткә ярдәм иткән. Сукыр егеткә 18-19 яшь булган. Мәхмүт Шәрәфетдин аңа күчтәнәчләр алып бара, сөйләшеп утыра. Аннары егет аны әнисе белән озата чыга. Шунда чыкканда коляскада тагын бер егетне алып кереп баралар. Сукыр егетнең әнисе коляскадагы егетнең күршедә яшәвен, көнләшүен әйтә. «Ул безнең малайдан көнләшә. Аның аягы бар, кая тели - шунда бара ала», - ди. Шулай итеп, күңелдә булса, гарипкә дә хөсетләнергә мөмкин», — дип аңлата Мәхмүт хәзрәт.

Кешенең акчасын, йортын, машинасын, туганын күреп кыенлык кичерү - авыр хәл. Хөсетлекнең зуррагы — шул әйбернең юкка чыгуын теләү. Тагын бер төре — күргән нигъмәтне үзеңә алырга теләү, кешегә карата нәфрәт барлыкка килү. Хөсетлекнең иң куркыныч дәрәҗәсе — кешенең юк булуын теләү.

Хөсетләнгән кеше отмый, ул югалта, аның тынычлыгы булмый. Хөсетлек еланын йөрәгеннән чыгармасаң, тынычлык, бәрәкәт китә, туганнарың калмый, ризыгың, йокыңның, гомереңнең дә тәмен югалтырсың, эшләреңне буш итәрсең, ахирәттә газап кичерерсең, дип аңлата хәзрәт.

Пәйгамбәребез әйтте: «Көнчелектән саклана күрегез. Дөреслектә ут утынны ашаган кебек, көнчелек тә эшләгән изгелекләрне, савапларны ут кебек ашыйдыр». (Мөслим)

Көнчелек — көнченең үзе өчен дә, җәмгыять өчен дә бик хәтәр, куркыныч күренеш. Шуңа күрә Аллаһ безгә «Фәләкъ» сүрәсендә: «Һәм көнче кешенең явызлыгыннан Таңның Раббысы Аллаһка сыенамын», — дип, юкка гына әйтергә кушмагандыр. Әгәр дә көнчелектән дә начар сыйфат булса, Аллаһ ул сыйфатны искә алган булыр иде, — ди хәзрәт.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100