news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кешене дәваларга сәләтле биш хайван

Эт, песи, ат, бал корты, елан - кеше сәламәтлегенә файда китерә.

news_top
Кешене дәваларга сәләтле биш хайван

Галимнәр хайваннарның кеше организмына тәэсирен өйрәнгән. Аларның берничәсе сәламәтлеккә дә, кәефкә дә йогытны ясый икән. Бу турыда БСТ каналы хәбәр итә. 

Кешенең сәламәтлегенә уңай тәэсир итә торган хайваннар исемлегендә песи, эт, ат, бал корты һәм елан бар.

Хайваннарның һәрберсе «үз» авыруын дәвалый. Мәсәлән, ат терәк-хәрәкәт аппараты авыруларын, наркотикка һәм алкогольгә бәйле кешеләрне терелтә.

Этләр депрессия вакытында, йөрәк авырулары булганда ярдәм итә. Алар яман шешне ачыклау үзлегенә дә ия. Авырудан соң, этләр белән бергәләп дәвалану тизрәк һәм җиңелрәк була.

Песиләр организмда булган ялкынсынуларны вакытында ачыкларга, невроздан һәм депрессиядән арынырга ярдәм итә.

Бал кортлары бал, прополис ярдәмендә косметикада һәм медицинада файдалы үзлекләргә ия.

Шулай ук кремнарга һәм гельләргә елан агуы кушылырга мөмкин. Алар кан тамырларын һәм буыннарны дәвалый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар