news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кешенең борыны гел тыгылып торса, ул симерәме?

Бу процесслар организмда май туплануга китерә, дип яза төрек басмасы.

news_top
Кешенең борыны гел тыгылып торса, ул симерәме?
https://pixabay.com

Даими рәвештә борынга тамырларны тарайта торган тамчылар салып яшәүчеләргә сак булырга кирәк. Бу турыда Төркиянең Milliyet басмасына сылтама белән «Челнинские известия» хәбәр итте. 

Кешенең борыны гел тыгылып торса, сулыш алу кыен булса, йоклаганда гырласа — бу организмга кислород җитмәүне аңлата. Димәк, организм стресс кичерә, кортизол гормоны бүленеп чыгу арта. Бу процесслар организмда май туплануга китерә, дип яза төрек басмасы.

Гадәттә, аллергия белән авыручылар һәм борын бүлгече кәкре булган кешеләр борын тыгылудан интегә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар