news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кешенең башында яңа идеяләр кайчан туа?

Йокыга китәр алдыннан кеше «иҗади күтәрелеш» тоя.

news_top
Кешенең башында яңа идеяләр кайчан туа?
https://pixabay.com

Парижда баш миен өйрәнә торган институт галимнәре ачыклаганча, йокыга киткән мизгелдә кешенең баш мие бик катлаулы мәсьәләләрне чишә ала. Бу турыда Science Advances басмасына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Биологлар раслаганча, йокыга китәр алдыннан кеше «иҗади күтәрелеш» тоя. Бу стадия N1 дип атала, ул күзләрнең хәрәкәте акрынайгач барлыкка килә. Нәкъ менә шушы халәттә йокы белән уяулык арасында кешедә яңа идеяләр туарга мөмкин.

Нейробиолог Дельфина Удиетт үзе төшкә охшаган гипнагогик халәт кичерүен сөйли. «Соңгы дистә елларда галимнәрнең бу вакытны өйрәнмәвен белеп гаҗәпкә калдым», — ди ул.

Франция галимнәре Америка уйлап табучысы Томас Эдисон ысулын өйрәнгән. Ул кулларына туплар тотып черем итә башлый, аннары егылудан уяна. Бу галимгә идеяләрен истә калдырырга ярдәм итә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар