Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кешенең баш миендә хәтер күләме тулып, урын бетә аламы?

Кешенең баш миен бөтен әйберне дә бик сыйфатлы итеп яздырып бара торган видеокамера белән чагыштырсак, ул 300 ел буена өзлексез яздырып торырга җитәр иде.

news_top_970_100
Кешенең баш миендә хәтер күләме тулып, урын бетә аламы?
https://pixabay.com

Кешенең хәтере гаять күп мәгълүматны истә калдыра, кеше үз теләге белән искә ала торган әйберләрдән тыш, анда тагын бик күп белешмә була. Шулай да иртәме-соңмы кешенең баш миендә хәтер күләме тулырга мөмкин кебек. Галимнәр шул хакта аңлатма биргән. Бу турыда фактлар сайтында язылган.

Американың Иллинойс университеты галимнәре сүзләренчә, бу — мөмкин хәл, ләкин кеше үзенең «каты дискында» урын беткән мизгелгә кадәр яши алмый, аның гомере ул кадәр дәвам итми.

Кешенең баш миенә 2 квадриллион байт чамасы мәгълүмат сыя. Кеше хәтеренә мәгълүмат саклау процессы белешмәләрне аерым күзәнәкләргә саклау ысулы белән генә «язылмый». Кеше хәтеренә саклау өчен нейрон челтәрләре һәм нейрон элемтәләре кулланыла. Димәк, билгеле бер сандагы нейроннар билгеле бер санда элемтә төзи — һәм бу санның ахыргы чиге була. Кеше хәтеренең чикле булуы да шуның белән аңлатыла.

Шулай да, кеше хәтере күләме шулкадәр зур ки, ул бик бай һәм хисле тормыш иткән очракта да, үз гомерендә бу күләмне тутырырлык мәгълүмат туплый алмый.

Әгәр кешенең баш миен бөтен әйберне дә бик сыйфатлы итеп яздырып бара торган видеокамера белән чагыштырсак, аның хәтеренең күләме 300 ел буена өзлексез яздырып торырга җитәр иде. Шулай итеп, кеше өчен чикләү аның хәтере күләмендә түгел, ә Җирдәге гомер озынлыгына бәйле, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100