Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кешелек тарихындагы иң бай кеше кем булган?

Кешелек тарихындагы иң бай кеше кем булган?

news_top_970_100
Кешелек тарихындагы иң бай кеше кем булган?

Live Science сайты язуынча, кешелек тарихындагы иң бай кеше IX гасырда 30 елга якын Көнбатыш Африкадагы Мали дәүләте белән идарә иткән король Манса Муса булган. 

Монарх бу төбәктә алтын табуны тулысынча контрольдә тоткан. Бу чорда Мали алтыны гарәп динарларын бастыру өчен кулланылган. Ә динар ул вакыттагы төп валюта булган. Хәзерге вакытта бу кадәр байлык беркемнең дә кулында юк дип яза сайт. 

Сelebrity Net Worth сайты исәпләре буенча, Мусаның байлыгын хәзергә күчерсәк, ул 400 млрд доллардан артып китә (26 триллион 425 млрд сум). Рошильдларның байлыгы 1,7 триллион доллар санала, әмма бу шушы фамилияне йөрткән бик күп кешеләрнең байлыгы. Мусаның 400 млрд доллары шәхси үзенеке генә булган. Кешелек тарихында иң бай кешеләрнең берсе булган Рокфеллерның байлыгы 336 млрд доллар дип исәпләнә (22 триллион 197 млрд сум). 

Чагыштыру өчен - Россия бюджеты буенча, илнең бөтен чыгымнары - 16,4 триллион сум. 

Oxfam оешмасы язуынча, соңгы ун елда миллиардерлар саны ике тапкырга арткан. 2017-2018 елларда дөньяда ике көнгә бер миллиардер туган. 

Манса Мусаның сурәте борынгы Каталон атласында сакланып калган. Мусаның дәүләте чикләре:

2018 елга кадәр дөньядагы иң бай кеше Билл Гейтс иде. Былтыр иң бай кеше дип Amazon.com онлайн кибетен оештырган Джефф Безос табылды. Аның байлыгы 112 млрд. доллар (7 триллион 399 млрд сум). Икенче урында торган, Microsoft компаниясен оештырган Билл Гейтсның байлыгы нибары 90 млрд доллар (5 триллион 945 млрд сум).

Россиядәге иң бай кеше -19,1 млрд доллары булган Владимир Лисин (1 триллион 262 млрд сум) . Ул Россиядә металлургияне контрольдә тота (Новолипецкий металлургический комбинат). Икенче урындагы Владимир Мордашев та металлургиядән - Череповецк металлургия комбинаты аңа төп байлыкны китерә (18,7 млрд доллар - 1 триллион 235 млрад сум).

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100