Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кешелек тарихында иң озак дәвам иткән 5 сугыш

Кешелек дөньясы сугышларга шулкадәр күнеккән ки, узган еллар дәвамында булган сугышларның гомуми озынлыгы дөньяның үз яшенә караганда да зуррак. Һәм мизгелдә планетаның кайсыдыр җирендә хәрби хәрәкәтләр булып тора.

news_top_970_100
Кешелек тарихында иң озак дәвам иткән 5 сугыш
pixabay.com/ru

Сугышларның озынлыгы төрлечә булган, әмма аларның ахыры тынычлык белән беткән. Шулай да, планетада иң озак дәвам иткән сугышлар кайсылары булган?

Англосакслар һәм валлийцар сугышы (452-1485)

Англоакслар һәм валийцлар арасындагы сугышлар 1033 ел дәвам иткән һәм Уэльсны тулысынча буйсындыру белән төгәлләнгән. Бриттларның төп кельт халыкларына каршы англлар, сакслар һәм ютлар сугышкан.

Җиңү җиңел генә бирелмәгән, каршылыклар әллә ничә йөз еллар дәвам иткән. Барысы да Босворттагы көрәштә төгәлләнә. Генрих Тюдор Ричард III гаскәрләрен җиңә һәм Уэльсны тулысынча яулап ала.

Реконкиста (711-1492)

1492 ел тарихта Колумб сәяхәтләре белән дә истәлекле. Ләкин бу елда Реконкистага – хәзерге Испания һәм Португалия территорияләрен биләп алган һәм 781 ел дәвам иткән дини сугышка да нокта куела.

Барысы да 711 елда башлана. Төньяк Африка маврлары Урта диңгезне кичеп чыгып, Европага таба хәрәкәт итә һәм үз юлларында бар нәрсәне дә бик җиңел генә яулап алып бара. 718 елда Алкамда Реконкистаның беренче зур көрәше була, анда вестготлар короле Пелайо маврлар армиясен җиңүгә һәм аларның хәрәкәтен күпмедер вакытка туктатып торуга ирешә.

Аннан соңгы гасырларда христиан һәм мавритан гаскәрләре арасында каршылыклар дәвам иткән, әмма бер тараф та хәлиткеч өстенлеккә ирешә алмаган. Әмма чиркәү маврлар белән көрәшне изге дип кабул иткән һәм рухи орденнар катнашуы Реконкистада тамырдан үзгәреш ясаган.

XV гасырга маврлар кулында нибары берничә шәһәр генә кала. Фердинанд Арагонский һәм Изабелла I Кастильскаяның өйләнешүе испаннарга көчләрен берләштерергә һәм 1492 елда Гренаданы яулап алырга мөмкинлек бирә, бу Пиреней ярымутравын мөселманнардан азат итүгә нокта куя.

Рим-фарсы сугышлары (400 елдан артык)

Европаның һәм Якын Көнчыгышның ике төп көче арасындагы каршылык әллә ничә йөз елларга сузыла. 400 елның яртысыннан күбрәген римлылар һәм фарсылар даими сугышларда һәм каршылыкларда уздыра, әмма ике якның берсе дә бу сугышта җиңми. Барысы да ресурсларны бетерүгә һәм кво-статуска (барысын да ничек бар шулай калдыру) ирешүгә кайтып кала.

Беренче тапкыр әлеге ике держава безнең эрага кадәр 53 елда бәрелешә. Красс үз легионнары белән Парфян патшалыгына бәреп керә. Әмма римлылар җиңелә. Берничә ел узгач, парфян гаскәрләре кабат Рим контролендә булган территорияләргә һөҗүм итә, ләкин барыбер җиңүгә ирешә алмыйлар. Ә сугыштан тынып торган елларны ике тараф та яңа сугышка әзерләнү өчен файдалана.

226 елда Сасанидлар дәүләте Парфян патшалыгы урынына кала, шулай ук Рим белән сугышны да “мирас” итеп алып кала. Көнбатыш Рим империясе юкка чыгу да бернәрсәне үзгәртми – хәзер сасанидлар нык үҗәтләнеп, Византия белән сугыша башлый.

Нәтиҗә ике як өчен дә күңелсез була – бу сугышларда алар бер-берсен зәгыйфьләндереп бетергән була. Иран Гарәб хәлифәте хакимиятенә эләгә, ә Византия Мисырны югалта һәм Якын Көнчыгыш территорияләре алдагы берничә йөз елны исән калу өчен көрәштә уздыра.

Нидерланд-Силли (1651-1986)

Силли – Бөекбританиядәге архипелаг. Англиядәге Гражданнар сугышы вакытында роялистлар флоты нәкъ менә шушында йөзеп килә. Алар Оливер Кромвель җитәкчелегендәге парламентарийлар белән конфликтта җиңелгән була.

Ул вакытта нидерландлылар Кромвель яклы була, шуңа күрә үз флотларын архипелагка җибәрә. Алар сугышта катнашкан өчен компенсация алырга өметләнә. Әмма аларга акча түләүдән баш тарталар.

Нәрсә эшләргә белмичә, 1651 елның 30 мартында Голландия адмиралы Силли архипелагына каршы сугыш башлый һәм бер тапкыр да атмыйча флотны үз ватанына алып китә. Соңыннан архипелаг роялистлардан парламентарийлар кулына күчә һәм кем белән тынычлык килешүе төзергә кирәге аңлашылмый. Ә соңыннан сугыш турында бөтенләй оныталар да. Бары тик 1986 елда гына исләренә төшә һәм шундук рәсми рәвештә тынычлык турында килешү төзелә.

Йөз еллык сугыш (1337 – 1453)

Франция һәм Англия арасындагы сугышлар 113 ел дәвам итә. Барысы да Британия Плантагенетларының француз таҗына дәгъвасыннан башлана. Ә французлар Фландриядә үз йогынтыларын ныгытырга һәм англичаннарны Европа материгыннан куып чыгарырга тели.

Башта уңыш Англия ягында була, әмма хәлиткеч өстенлеккә ирешә алмыйлар. Соңыннан көрәшләр төрле уңыш белән бара. Англичаннарның дошманнарын җиңәргә көчләре булмый, соңыннан исә французлар көндәшләрен материктан куып чыгара алмый.

Буыннар алмашынып торса да, бу күренеш шул килеш кала бирә. Бары тик Жанна Дарк барлыкка килгәч кенә үзгәреш була. Жанна Дарк ватандашларын җиңүгә рухландыра, әмма бу җиңү Жаннаның үз язмышына фаҗига алып килә.

Кешелек тарихындагы иң озакка сузылган каршылыклар арасына тарихчылар рус-төрек сугышларын (1568—1918 еллар, әлеге аралыктагы 69 ел хәрби хәрәкәтләрдә уза), Тәре походларын (1096 – 1699 еллар), Византиянең Гарәб хәлифәте белән булган сугышларын (629–1054,1169) да кертә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100