news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кешеләрне вакытыннан алда картайта торган ризыклар билгеле

Диетолог зарарлы ризыклардан баш тартырга, шулай ук рационны коллаген булган азык-төлек белән тулыландырырга киңәш итә.

news_top
Кешеләрне вакытыннан алда картайта торган ризыклар билгеле
https://pixabay.com/ru

Испаниядәге Наварра университеты галимнәре вакытыннан алда картаюга китерә торган ризыклар турында тикшерү үткәргән. Бу хакта «Вечерняя Москва»га диетолог Елена Соломатина сөйләде, дип яза РИА Новости.

Science Alert порталында бастырылган мәкаләдә тикшеренүчеләр кыздырылган ит һәм фастфудны еш куллану күзәнәкләрнең вакытыннан алда картаюына китерә дигән фикергә килгән.

Ризыкны кыздырган майда канцероген барлыкка килә. Ул, үз чиратында, коллагенны җимерә.

«Кеше бургер, кыздырылган бәрәңге, баллы ризыкларны күп һәм еш ашаса, тән тиресенең коллагены бозыла һәм җыерчыклана башлый», — дип билгеләп үтте Соломатина.

Җыерчыклар вакытыннан алда кәефне бозмасын өчен, диетолог зарарлы ризыклардан баш тартырга, шулай ук рационны коллаген булган азык-төлек белән тулыландырырга киңәш итә.

«Кишер, помидор, шпинат, майлы балыклар составында мөһим аксым күп, аларны еш ашарга кирәк», — дип сөйләде ул.

Соломатина организмны яшәртү өчен, зәйтүн мае, виноград, чикләвек, имбир, чөгендер, сельдерей дә кулланырга киңәш итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар