Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Кешеләрнең моңа кадәр беркайчан да Марстагы җил тавышын ишеткәне булмады". Уникаль язма - Марстагы җил тавышы

НАСА сайтында җил тавышының 20 секундлык язмасы да беркетелгән.

news_top_970_100
"Кешеләрнең моңа кадәр беркайчан да Марстагы җил тавышын ишеткәне булмады". Уникаль язма - Марстагы җил тавышы

Марс планетасына утырган НАСА InSight зонды “кызыл планетадагы” җил тавышының беренче аудиоязмасын Җиргә җибәрде. Бу хакта НАСА агентлыгы башлыгы Джим Брайденстайнга сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

“Кешеләрнең моңа кадәр беркайчан да Марстагы җил тавышын ишеткәне булмады. Безнең утыру моделендә искән Марс җилен, InSight яздырган Марс тавышларын тыңлагыз. Иң яхшысы колакчыннарда тыңлау”, - дип язган ул.

Хәбәргә тавышның 20 секундлык язмасы да беркетелгән. НАСА сайтында тавышның сизгер сейсмометр ярдәмендә яздырылганы турында хәбәр бар. Бу җиһаз Марстагы җир тетрәүләрне өйрәнү өчен кулланыла. 1 декабрьдә ул кояш панельләрендә җилдән барлыкка килгән вибрация тавышын яздыра һәм аппарат аны Җиргә җибәрә. Алга таба сейсмометр планета өслегендә урнаштырылачак.

InSight зонды Марсның геологик төзелешен өйрәнү өчен кулланыла. Ул май аенда җибәрелә. Аппарат 26 ноябрьдә Элизий таулыгы (Elysium Planitia) тирәсендә планетага төшә. Ул инде Марстан фоторәсемнәр җибәргән булган.

Белгечләр аппаратның торышы турында нәтиҗә ясый торган сигналларны, Марс күчәрендә эшләүче зондлар җибәрә. Һәм алар артыннан баручы MarCО кубсатлары да сигналлар тапшыра. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100