Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кешеләрне коткаралар, машиналар агып китә: яңгырлардан соң Сочины су баса

Адлер районында А-147 федераль трассасының бер өлешен су баскан.

news_top_970_100
Кешеләрне коткаралар, машиналар агып китә: яңгырлардан соң Сочины су баса
https://vk.com/mchs23

Сочи шәһәрендә көчле яңгырлар булды, шәһәрне су баса, биредә яшәүчеләргә эвакуациягә әзер булырга куштылар. Елгаларда су биеклеге критик дәрәҗәгә җитте. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Кудепста авылында яшәүче ир-ат өйдән чыгуга ук, тулысынча суга чумган. 

Адлерда бер ир-атка коткаручылар гына ярдәм итеп өлгергән. Автобуслар һәм машиналар су астында калган. Көчле су агымы транспорт чараларын агызып алып китә.

Олимпиада паркы районын да су баскан.

Видеоларның берсендә Кудепста елгасының диңгезгә койган урыны сурәтләнгән. Кадрларда бик күп пычрак булуы күренә, бер автобус диңгезгә агып китә. 

Сочида куркыныч сиренасы эшләгән мизгел сурәтләнгән видео да чыкты. 

«Сочиның Адлер һәм Хостинский районнарында дәвамлы һәм көчле яңгырлардан соң, Хорота һәм Мацеста елгаларында су биеклеге критик дәрәҗәгә җитте. Халыкка хәбәр итү өчен сиреналар эшләде», — дип сөйләгәннәр Краснодар өлкәсенең оператив штабында.

Адлер районында А-147 федераль трассасының бер өлешен су баскан. Бу турыда шәһәр администрациясенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Якшәмбе көнне Сочида көчле яңгырлар, боз яуды, җил булды. Агачлар ауды, күп катлы йорт түбәләре җимерелде.

Моңа кадәр давыл Кырымның Бакчасарай районына зур зыян китерде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100