news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кешеләр йоклаганда ник сөйләшә?

Кеше йоклаганда тиз һәм тирән фазалар кичерә.

news_top
Кешеләр йоклаганда ник сөйләшә?
https://pixabay.com

Йокының тиз фазасында баш миенең төрле өлешләре очраклы рәвештә активлаша. Хәрәкәтләнү һәм сөйләм өчен җавап бирә торган өлешләр дә кисәк кенә активлашып куярга мөмкин. Шул сәбәпле кеше хәрәкәтләнә, сөйләшә. Бу турыда фактлар сайтында язылган.

Йоклаганда кешеләр үз гәүдәсен контрольдә тота алмый, шуңа күрә сөйләм яки хәрәкәт үзәкләре активлашканда, кешеләр кулларын болгарга, аякларын селкетергә, аерым сүзләр белән, яки җөмләләр төзеп сөйләшергә дә мөмкин.

Гадәттә, бу чынбарлык тормыш белән берничек тә бәйле түгел, кеше уянгач ни сөйләгәнен дә, ни эшләгәнен дә белми.

Әгәр кеше стресс кичерсә, аның мие йоклаганда да бик ярсынган була. Йоклаганда сөйләшү хроник арыганлык, психологик катлаулы проблемалар булуы турында да кисәтергә мөмкин.

Балалар йоклаганда өлкәннәргә караганда ешрак сөйләшә. Чөнки аларның баш мие актив үсештә була һәм интенсив йөкләмә тора, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар