Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кешеләр яңа урында ни сәбәпле начар йоклый?

Кешенең баш мие һәрвакытта да әйләнә-тирәдәге чынбарлык белән «танышырга» тырыша.

news_top_970_100
Кешеләр яңа урында ни сәбәпле начар йоклый?
https://pixabay.com

Яңа урынга ятканда, еш кына кешеләр начар йоклый. Бар да тәртиптә, имин, тыныч булса да, йокысыз төн узарга мөмкин. Бу кешенең баш мие — гадәтләр колы булуга бәйле, диелә фактлар сайтында.

Асылда, кешенең баш мие һәрвакытта да әйләнә-тирәдәге чынбарлык белән «танышырга» тырыша, ял итәр өчен имин һәм уңайлы урын эзли.

Таныш булмаган урынга килгәч, кешенең борынгы инстинктлары хайвани курку хисен уята. Акылы белән кеше әйләнә-тирәсендә ерткычлар тулган урман булмавын аңласа да, аңсыз дәрәҗәдә ял итү кыен була. 

Браун университеты галимнәре оештырган экспериментлардан күренгәнчә, таныш булмаган урында беренче төнне уздырганда, баш миенең уң як ярымшары бераз гына ял итсә дә, сул як ярымшары чамадан тыш активлаша. Эксперимент вакытында төрле яктан кискен тавышлар яңгыратып караганнар. Шул чакта уң яктан килгән тавышларга (аларны баш миенең сул як ярымшары эшкәртә) кеше ешрак игътибар иткән, сул яктан килгән тавышларга исә — киресенчә, тынычрак караган.

Эксперименттан күренгәнчә, куркыныч турында кисәтү механизмы икенче төнгә тынычлана, өченче төнгә исә бөтенләй юкка чыга. Сәяхәт вакытында начар йокласагыз, үзегезнең мендәр яки юрганыгызны алып йөрү хәерле, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100