Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кешеләр утырган самолетка кош килеп бәрелгәнен видеога төшереп алганнар

Кешеләр утырган самолетка кош килеп бәрелгәнен видеога төшереп алганнар

news_top_970_100
Кешеләр утырган самолетка кош килеп бәрелгәнен видеога төшереп алганнар
21 сентябрьдә Англиянең Бирмингем аэропортында гадәттән тыш хәл була. Кешеләр утырган авиалайнерга бер зур кош килеп бәрелә. Бу вакыйга кадрларын "Вести" каналы күрсәтте. 

Jet2 авиакомпаниясенең Airbus A-321 самолеты җиргә төшеп утырырга җыенган вакытта, лайнерга бер кош килеп бәрелә. Бу мизгелне шаһитлар видеога төшереп ала.



Бу хәлдән соң бер сәгать узгач, авиалайнер чираттагы рейсына китеп бара. Димәк, самолет җимерелмәгән, дип фаразлана әлеге хәбәрдә. 

Быел август уртасында "Урал авиалинияләре" компаниясенең Airbus А-321 самолетына Жуковский аэропортыннан күтәрелгәндә акчарлаклар төркеме бәрелде. Самолет командиры Дамир Йосыпов лайнерны кукуруз басуына уңышлы гына утырта алды. Бәхеткә, беркем дә үлмәде. Дамир Йосыповка Россия Герое исеме бирелде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100