news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кешеләр утырган «Камикадзе» аттракционы һавада эленеп калган - видео

Гигант таганга утырган кешеләр 7 минут чамасы башлары белән аска таба асылынып торган.

news_top
Кешеләр утырган «Камикадзе» аттракционы һавада эленеп калган - видео
https://pixabay.com

Саратов шәһәрендә «Лукоморье» паркында гигант таган — «Камикадзе» аттракционы һавада эленеп калган. Анда утырган кешеләр берничә минут башлары белән аска таба асылынып торган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Карусельнең техник параметрлары буенча, ул үзе өске ноктада тукталып калып, кешеләрне башлары белән аска таба каратып берничә минут тотарга мөмкин.

«Лукоморье» паркына килгән кешеләр дә 5-7 минут һавада эленеп торган. Аларның берсе дә полициягә мөрәҗәгать итмәгән. 

Шаһитлар бу хәлне видеога төшереп торган. Кадрларда кычкырган тавышлар ишетелә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар