Кешеләр утырган күзәтү тәгәрмәче кабиналары кире әйләнеп капланган — коточкыч кадрлар
Кешеләр тәгәрмәчнең тимер каркасына ябышып калган.
Индонезия башкаласы Джакарта шәһәрендә коточкыч вакыйга булган. Ял паркында күзәтү тәгәрмәче ватылган. Ул хәрәкәт иткән вакытта кабиналар
Кадрларда аттракцион эшләп торган килеш, кабиналарның әйләнүе күренә.
Әйләнгән кабиналарның берсендә балалы гаилә булган. Тәгәрмәч хезмәткәләре вакытында ярдәм итеп, аларны фаҗигадән саклап калган.
Шаһитлар сүзләренчә, кабинкалар капланыр алдыннан, күзәтү тәгәрмәче кире якка таба әйләнә башлаган. Кешеләр тәгәрмәчнең тимер каркасына ябышып калган.
Тиз арада урынга коткаручылар килеп җиткән. Кешеләр «ярты сәгать коточкыч хәл» кичердек дип сөйләгән.