Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кешеләр ни өчен борычлы ризык ярата?

Борычлы әйбер ашаганда авыз пешкән кебек була.

news_top_970_100
Кешеләр ни өчен борычлы ризык ярата?
https://pixabay.com/

Кешеләр борычлы ризык ашарга ярата. Борыч тозлы, баллы, ачы кебек тәмнәрдән аермалы буларак, тәм тою рецепторларына йогынты ясамый. Ул башкача тәэсир итә. Бу турыда фактлар сайтында язылган.

Кешенең бөтен тәнендә, шул исәптән авызында һәм борынында көчле эсселеккә йогынты ясый торган рецепторлар бар. Борычлы ризыктагы матдәләр безнең баш миенә көчле пешү турында белешмә бирә. Борычлы әйбер ашаганда авыз пешкән кебек була, баш миенең аерым бер өлешләре моны шулай кабул итә. Организм исә көчле җылылык чыганагы белән очрашкан кебек реакция бирә — тән тиресе тирли, йөрәк каты итеп тибә башлый.

Ментоллы матдәләр булган ризык ашаганда да кире процесс була. Бу очракта салкын рецепторлары активлаша, организм өши башлаган кебек хис тоя.

Пешү хисе адреналин бүлеп чыгаруга китерә. Шулай итеп борычлы ризык организмның тонусын арттыра, кискен хисләр тудыра.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, борычлы ризык яратучылар азартлы уеннар яки экстремаль спорт ярата.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100