news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кешеләр начарлыкны ни өчен оныта?

Кешенең баш миендә негатив хисләрдән саклау механизмы бар.

news_top
Кешеләр начарлыкны ни өчен оныта?
https://pixabay.com

Кешенең баш мие позитив һәм негатив әйберләрне истә калдыра. Тик негатив хисләр саклагыч функцияләр белән блокировкалана. Бу турыда Спутник радиосына Казан медицина университетының неврология, нейрохирургия һәм медицина генетикасы кафедрасы доценты Рөстәм Гайфетдинов сөйләгән.

Негатив хатирәләр дә, позитив хисләр кебек үк, кешенең гомере буе үзе белән кала. Ләкин баш миенең саклагыч механизмнары аларны блокировкалый. Шуңа күрә бары тик яхшы әйберләр генә истә калган кебек була. Әгәр тискәре «флешбэкка керү» гел мөмкин булса, кеше гомеренә куркыныч янар иде, ди белгеч.

«Кешенең аңында безне негативтан саклый торган механизмнар бар. Әгәр без һаман негатив һәм борчулар белән яшәсәк, кеше гомере озаймый да, уңышлы да булмый. Негатив кичерешләр вакытында кеше бар яклап ярдәмсез кала. Баш миендә негатив кына булмасын, позитив һәм оптимистик хисләргә дә урын калсын өчен саклагыч механизм көйләнә. Бу — аңның үзлеге», — ди Гайфетдинов.

Тискәре хатирәләр сөртелгәнен суд медикларының хезмәтләре раслый. Гайфетдинов сүзләренчә, тырышкан очракта, барысын да искә төшереп була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар