Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кешегә сукыр эчәге ник кирәк?

Аппендикс бактерияләр өчен «кача торган урын» булып хезмәт итә.

news_top_970_100
Кешегә сукыр эчәге ник кирәк?
https://pixabay.com

Аппендикс — сукыр эчәге дип атала торган орган турында Леонардо да Винчи язмаларында XVI гасырда ук әйтелә. Сукыр эчәккә беренче операция турында рәсми белешмә 1735 елда теркәлгән. Аны Лондонда король хирургы ясаган. Ул 11 яшьлек малайның сукыр эчәген кисеп алган. Мондый операция XIX гасыр азагында киң тарала. Бу турыда фактлар сайтында язылган.

1961 елда хирург Эван Кейн үзенә үзе операция ясап, пациентларның урында гына анестезия ясауны ничек кичерүен өйрәнгән. Хирург Леонид Рогозов Арктикага экспедиция вакытында башка табиб булмау сәбәпле, үзенә үзе операция ясарга мәҗбүр булган.

Әле күптән түгел генә галимнәр дә бу органның ник кирәк булуын аңлата алмаган. Гади кешеләр исә көнбагыш ашаганга, аппендикс ялкынсына дип санаган.

2017 елда гына Америка галимнәре аппендиксның тотрыклы билге булуын ачыклаган. Ул бер тапкыр барлыкка килгәч, киләсе буыннарда бетмәве билгеле булган. Бу органның кирәкле һәм очраклы әйбер булмавын раслаган. Аппендиксның лимфоид тукымасы кайсыбер бактерияләрне үстерүне стимуллаштыруы ачыкланган. Бу бактерияләр эчәклектә яши һәм организмның иммунитетына уңай йогынты ясый. Аппендикс бу бактерияләр өчен «кача торган урын» булып хезмәт итә.

Иммун система - кеше организмындагы иң катлаулы система, аппендиксның аңа йогынтысы дәрәҗәсен ачыклау аеруча катлаулы. Кайбер тикшеренүләр күрсәткәнчә, аппендиксы булмаган кешеләр эчәклек инфекцияләре белән чирләп китү ихтималы зур, аларның эчәклегендә микрофлора бик озак яңара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100