Corrugator supercilii — кеше кашларын йөртә торган мускул шулай дип атала. Аның ярдәмендә кеше кашын җыера, өскә күтәрә, кыскалый ала. Кашларның берничә функциясе бар. Бу турыда фактлар сайтында язылган.
Көчле яңгыр вакытында, кашлар күзгә тамчыларны төшерми. Алар су агымын башка юнәлештә җибәрә. Маңгайдан тир акканда да кашлар тозлы тир тамчыларын күзгә төшерми.
Соңгы елларда тикшеренүләрдән соң ачыкланганча, хайваннарда кашлар аралашу — социаль функцияне үти, алар кашлар ярдәмендә хисләрен белдерә. Кешеләр дә очрашкач, кашларга карап кәефне билгели ала.
Буыннан-буынга кешеләр кашларны карап, тәрбияләп торган. Аны төрлечә бизәгәннәр, кашлар кешенең статусын аңлаткан.
Мәсәлән, Кытайда Хань династиясе вакытында императорга барганда, кашларны ачык яшел-зәңгәр төскә буярга кирәк булган. бу төсне ясау өчен фарсыларның индиго буявы кирәк, ә ул бик кыйммәтле булган. Мондый төскә буялган кашлар хатын-кызның бай һәм югары катлаудан булуын аңлаткан.
Борынгы Мисырда ир-атлар да, хатын-кызлар да бизәнгән. Нәкъ менә мисырлылар күзгә сөрмә тартуны, кашларны буяуны уйлап тапкан. Бу аллага табыну билгесе булган. Алар кашлары төрлечә бөкләгән, озынайткан, нечкәрткән, төрле төсләргә буяганнар.
Борынгы Грециядә кияүдәге хатыннарга каш буяу килешми дип саналган.
Борынгы Римда исә бер генә каш модада булган. Хатын-кызлар да, ир-атлар да кәҗә йоны ярдәмендә кашларын тоташтырып куйган. Бу акыллылык һәм зирәклек билгесе булган.