Кешегә эчүен ташларга ничек ярдәм итәргә?
Сорауга Татарстанның атказанган табибы, психотерапевт Гомәр Зыятдинов җавап бирә.

Психотерапевт Гомәр Зыятдинов: -“Кодлаштыру” берничә елга булышса, аның файдасы яхшы. Ләкин ул “кодлаштыру”ны иң әйбәтен кайда үткән, алга таба да шул табиб белән эшләргә кирәк. Табиб авыруга яңа максатлар табарга, яңа тормышның ямен күрергә ярдәм итәргә тиеш. “Кодлаштыру” вакыты үткәч тә, табиб белән очрашып, сөйләшеп торырга кирәк. Пациентның башында шул уй булырга тиеш. Эчәргә теләге туса, ул кибеткә түгел, табиб янына килергә көч тапсын. Ярдәм сорарга оялмаска кирәк. Туганнарына барырга була. “Сездә утырып торыйм әле, юкса, кибеткә барып, аракы алырмын дип куркам” дию дә кирәк. Икенче көнне инде табиб янына бару шарт. Шушы проблеманы шул юл белән чишсә, кеше дә дәртләнеп китә, көче, үз-үзенә ышанычы арта.
***
Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.