Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кешедән дә андый тугрылык көтмисең» - Илгәрәй җинаятьчеләрне эзли

Җырчы Илгәрәй Инстаграм битендә авыр хәсрәте белән уртаклашты.

news_top_970_100
«Кешедән дә андый тугрылык көтмисең» - Илгәрәй җинаятьчеләрне эзли
Михаил Захаров

Илгәрәй әтисенең этенә атучы кешеләрне эзләп, сәхифәсендә видео урнаштырган.

«Хуш, Багир! Сәлам, дуслар! Барыгызның да «Хатико» дигән киноны караганы бардыр. Хатико исемле эт соңгы сулышына кадәр үз хуҗасына тугры булып кала. Бу фильм минем иң яратканнарым рәтендә. Ул бик тирән мәгънәле. Бүген әтинең безнең арадан киткәненә 115 көн. Вакыт уза, тик күңел һаман ышанмый. Әтинең дә Хатико кебек дусты, эте Багир бар иде. Әти аны шулкадәр яратты, чын мәгънәсендә аның тугры дустына әверелде ул. Ничә тапкыр әти аны үлемнән алып калды! Әти үлгәч, Багирның да күзеннән яшьләр кипмәде. Ул елады, сыкрады, әтине көтте, аны сагынды. Шуннан соң без аны бәйгә куярга мәҗбүр булдык.

Тик, күрәсең, Багирның сагынуы аннан да катырак булып чыккандыр. Ул бәйдән качып, капка өстеннән сикереп, урам буйлап әтине эзләде. Менә 17 март көнне дә ул бәйдән ычкынып, чыгып киткән. Тик бу инде аның соңгы көне булды. Сәгать 11.30да энемнең тормыш иптәше бала белән урамга чыккан һәм этнең бәйдән ычкынган икәнен күргән. Урамга чыгып, ул этне эзләгән.

Караса, Багир кайтып килә икән. Артыннан ук машина. Машина Алия янына туктап: «Баланы алыгыз, котырган эт бу. Ул бик хәлсез, чүплек янында йөри иде. Сезгә нигә кирәк ул? Без аны алып китик?» — дигәннәр. Әлбәттә, Алия ризалашмаган. Тегеләр: «Ярар алайса, ул хәзер бер сәгатьтән уяначак», — дип китеп барганнар. Тик Багир күзләрен ачмады. Аңа нәрсә кадаганнарын без белмибез! Әгәр анда Алия булмаса, Багирны алып киткән булырлар иде. Багирның кая юкка чыкканын без белмәс тә идек.

Бу кешеләр кем, нигә алар Багирга атканнар? Бәлки кемдер аларны чакырткандыр? Безнең дә гаеп бар, тиешенчә күзәтмәдек. Полициядә бу эшкә җитди карамыйлар. Видео бар, ә моны эшләүчеләрне һаман таба алмыйлар.

Багир, рәхмәт сиңа! Син тугры эт идең», — дип язган Илгәрәй.

Инстачылар да Багирны бик кызганганнар, җырчының гаиләсенә сабырлык теләгәннәр.

«Үз йортына кадәр кайткан бит әле ул, балакаем. Сез эзләмәсен өчен, борчылып, үз җирендә җан кыла. Бөтен көчен җыеп, капка төбенә килеп житә бит, бик кызганыч», «Дөрес әйтәләр, эт — тугры дус, кешедән дә андый тугрылыкны көтмисең», — дип яза алар.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Сәлам, дуслар! Барыгызның да "Хатико" дигән киноны караганы бардыр... Хатико исемле эт соңгы сулышына кадәр үз хуҗасына тугры булып кала... Бу фильм минем иң яратканнары арасына керә. Ул бик тирән мәгънәле. Бүген әтинең безнең арадан киткәненә 115 көн... Вакыт уза, тик күңел һаман ышанмый... Әтинең дә Хатико кебек дусты, эте Багир бар иде.... Әти аны шулкадәр яратты... Чын мәгънәсендә аның тугры дустына әверелде. Ничә тапкыр, әти, аны үлемнән алып калды! Әти үлгәч, Багирның да күзеннән яшьләр кипмәде. Ул елады, сыкрады, әтине көтте, аны сагынды! Шуннан соң,без аны бәйгә куярга мәҗбүр булдык. Тик, күрәсең, Багирның сагынуы аннан да катырак булып чыкты((( Ул бәйдән качып, капка өстеннән сикереп, урам буйлап әтине эзләде...Менә 17 март көнне дә ул бәйдән ычкынып, чыгып киткән... Тик бу инде аның өчен соңгысы булды... . Сәгать 11.30 да энемнең тормыш иптәше бала белән урамга чыкты. Күрсә, эт бәйдән ычкынган. Урамга чыгып, ул аны эзләгән. Караса, Багир кайтып килә. Артыннан ук машина. Машина Алия янына туктап: "Уберите ребенка, бешанная собака", дигән. Алия: "Это не бешанная собака, это наша собака", дигән. Тегеләр: "Она на мусорке гуляла, вся какая-то истощенная. Зачем она вам, давайте мы ее увезем",-дигәннәр! Әлбәттә Алия ризалашмаган! Тегеләр, ярар алайса, ул хәзер бер сәгатьтән уяначак дип китеп барганнар! Тик Багир күзләрен ачмады.... Аңа нәрсә кадаганнарын без белмибез!!! Әгәрдә анда Алия булмаса, Багирны алып киткән булырлар иде! Багирның кая юкка чыкканын без белмәстә идек. . Сорау, бу кешләр кем, һәм нигә алар Багирга дротик белән аттылар? Дротикта нәрсә иде, чыннан да снотворныймы әллә дитилин дигән дарумы? Бәлки кемнәрдер аны чакырткан. Безнең дә гаеп бар, неуследили! Полициядә бу эшкә җитди карамыйлар! Видео бар, ә моны эшләүчеләрне һаман таба алмыйлар!!! . Багир, рәхмәт сиңа! Син тугры эт идең! . #илгэрэй #илгарай #илгерей #ilgaray #ilgarayclub #казан #казань #kazan #tatarstan #концерты #клипы #новыйклип #майдантв #майдантвмосква

Публикация от ИлГәрәй (@ilgaray)


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100