news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кеше үзен аеруча ялгыз хис итә торган өч чор ачыкланды

Кеше үзен аеруча ялгыз хис итә торган өч чор ачыкланды

news_top
Кеше үзен аеруча ялгыз хис итә торган өч чор ачыкланды
Калифорния университеты галимнәре кеше үзен аеруча ялгыз хис итә торган өч периодны ачыклаган дип яза РИА Новости, WebMD сайтына сылтама белән.

Галимнәр 27 яшьтән 101 яшькә кадәрге кешеләрнең психологик халәтен тикшергән. "Үзегезне ялгыз хис итәсезме" дигән сораштыру үткәргәннәр. 

27-30, 55-60 һәм 80нән өлкәнрәк кешеләр үзләрен ялгыз хис итә икәнлеге ачыкланган. Бу кешеләрнең ялгыз булуына яки аларның янында кемнәрдер булуга бәйле түгел дип искәртә галимнәр. 

Галимнәр әйтүенчә, 27-30 яшьлек кешеләр тормышларына тәнкыйди карый, үзләренә яшьтәшләре белән чагыштыра һәм башкалардан читләшә. 55 яшьтән соң кешеләрнең үзләрен ялгыз хис итүе сәламәтлекләре начараюы белән бәйле. 80 яшьтән өлкәннәрнең ялгызлык хисе дус-танышларының үлүе белән бәйле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар