Кеше вафат булганнан соң аның нинди өч гамәле кала?
Әлеге сорауга Камил хәзрәт Сәмигуллин җавап бирә.
![Кеше вафат булганнан соң аның нинди өч гамәле кала?](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2018/3/21/af42211e16aa5f561a446257d174f59aa81c19d496ac1056be113af268cc.jpg)
Әбү Һөрәйра мондый риваять тапшыра: Пәйгамбәребез: «Кеше вафат булганнан соң, аның өч төрле гамәленнән кала, бар гамәлләре туктала. Бу өч әйбер: туктаусыз хәйриячелек, башкаларга тапшырып калдырган файдалы гыйлем, үз ата-аналары өчен ялварып гыйбадәт кыла торган иманлы бала», – дигән. (Мөслим, 1631).
Йә Раббым! Үлемнән соң тукталмаслык бу өч төрле гамәлне күбрәк һәм ихлас рәвештә җиренә җиткерергә насыйп ит. Ихтирам белән, Камил хәзрәт Сәмигуллин.