Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кеше усал бит хәзер!» - Җәвит Шакиров начар хәбәр җиткерде

Танылган юмор остасы Җәвит Шакиров тамашачыларына видео мөрәҗәгать белән чыкты.

news_top_970_100
«Кеше усал бит хәзер!» - Җәвит Шакиров начар хәбәр җиткерде
Рамил Гали

«Хөрмәтле дуслар, начар хәбәрем бар! Хакерлар миңа да килеп җиттеләр, Инстаграм битемне бозганнар. Шуңа күрә мин яңа бит ачам. Мине хөрмәт иткән, яраткан тамашачыларымның янәдән миңа язылуларын телим. Сак һәм сәламәт булыйк!» — дип борчылып сөйләде ул.

Исегезгә төшереп үтәбез, соңгы арада хакерлар шоумен Рамил Шараповның, алып баручы Рәфил Галимуллинның, җырчы Гөлназ Шәрипҗанованың, биюче Чулпан Закированың Инстаграм битен бозып, алар турында ялган хәбәрләр таратып, кешедән акча җыярга маташканнар иде.

«Әйттем бит мин сиңа, мине кара исемлектән чыгар дип, үзең гаепле, Җәвит абый», — дип шаярган юмор остасы Рифат Зарипов.

«Кеше усал бит хәзер», — дип яза башка инстачылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100