Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кеше секс вакытында үләргә мөмкин дигән сүз дөресме?

Йөрәк өянәкләренең ничә проценты секс белән шөгыльләнгән вакытка туры килгәнен исәпләп чыгарганнар.

news_top_970_100
Кеше секс вакытында үләргә мөмкин дигән сүз дөресме?
pexels.com

Йөрәк өянәкләренең 0,2 проценты гына секс вакытына туры килә, дип яза Газета.ру, Изге Георгий исемендәге Лондон университеты галимнәренә сылтама белән.

Бу тикшеренү йөрәк авырулар секс вакытында үләргә мөмкин дигән сүз чыгу белән бәйле. Табиблар әйтүенчә, андый авырулар шушы куркыныч аркасында үзләрен тыеп яшәргә мәҗбүр.

Бу галимнәр секс ирләр өчен куркынычмы-юкмы дигән сорауга җавап эзләргә уйлаган, ахры. Алар 1994-2000 еллар арасында йөрәге тотып үлгән 7000 ир һәм хатын-кызны тикшергән.Аларның 17се генә секс вакытында үлгән булып чыккан.

Галимнәр фикеренчә, өлкән яшьтәгеләргә секс куркыныч дигән сүзләр дөреслеккә туры килми. Галимнәр рәхәтләнеп мәхәббәт белән шөгыльләнегез, ди. Дөрес, шөгыльләнер кешегез булса, билгеле. Чөнки тикшерүдән күренгәнчә, йөрәк-кан тамырлары авырган кешеләргә беренче чиратта борчылу, тавыш-гауга күп зыян сала икән. Яраткан кешенең андый проблемалары булмый, дигән фикердә галимнәр.

Секс белән шөгыльләнгәндә үлү очракларына килгәндә. Тугыз кешенең үлем сәбәбе йөрәк тибеше ритмы үзгәрүгә бәйле. Аннан кала икенче сәбәп - аорта ертылуы.

Йөрәк өчен иң куркынычы стресс, авыр эш, наркотиклар, тәмәке тарту дип табылган.

Мэри Шеппард исемле профессор секс белән шөгыльләнү куркыныч түгел. Аеруча яшьләр өчен, дигән.

Моңа өстәп, "Мэри Шеппард әйтмәсә, белми идек!" дияргә генә кала.

Шулай ук бу клиниканың бары тик үлем очракларын гына тикшерүен исәпкә алырга кирәк. Бу тикшерүгә исән калучылар кермәгән. Кем дә кем, әйтик, инфаркт кичергән һәм исән калган икән, андый кешеләр бу исемлектә юк. Шуңа да сексны йөрәк авырулар өчен бөтенләй үк зыянсыз дип әйтергә бу белгечләр үзләре дә кыймаган.

Табиблар яңа гына инфаркт кичергән кешеләргә чыннан да секс белән берничә атна шөгыльләнми торырга киңәш иткән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100