Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кеше организмының коронавируска реакциясе нәрсәгә бәйле?

Галимнәр фикеренчә, кеше организмында билгеле бер геном фрагменты булса, иммунитет коронавирус белән артык көчле көрәшә башлавы ихтимал.

news_top_970_100
Кеше организмының коронавируска реакциясе нәрсәгә бәйле?
Владимир Васильев

Коронавирусның катлаулы формасын неандерталь кешеләреннән үк күчкән генетик фактор билгели. Швеция һәм Германия галимнәре шундый нәтиҗә ясаган. Бу турыда Nature журналына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Тикшерүчеләр искәрткәнчә, ДНКның бу участогы вируслардан саклану өчен җавап бирү максатында барлыкка килә. COVID-19 очрагында исә геномында шундый фрагмент булган кешенең иммун системасы инфекция белән бик интенсив көрәшүе ихтимал. Бу исә «хуҗаның» организмы көчсезләнүгә китерә һәм авыру катлаулы формада узу куркынычын өч тапкырга арттыра.

Неандерталь кешесе хромосомасы версиясенә охшаган ДНК участогы Бангладешта күп очрый. Биредәге халыкның 63 процентында шундый ДНК участогы бар. Көньяк Азия кешеләренең өчтән берендә шундый геном фрагменты табылган. Европада һәм Көнчыгыш Азиядә бу геном булган кешеләр саны ун проценттан артмый, ә менә Африкада мондый ген бөтенләй очрамый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100