news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кеше ничә яшьтә бәхетле?

Белгечләр 17 яшьтән алып 85 яшькә кадәрге 23 мең кешенең мәгълүматларын анализлаган.

news_top
Кеше ничә яшьтә бәхетле?
https://pixabay.com/ru

Әлеге сорауга җавап табар өчен, Лондон икътисад һәм сәяси фәннәр мәктәбенең икътисади күрсәткечләре үзәге галимнәре махсус тикшеренү үткәргән. Белгечләр 17 яшьтән алып 85 яшькә кадәрге 23 мең кешенең мәгълүматларын анализлаган, дип яза «Волгоградта МК».

Галимнәр кешенең 23 яшьтә һәм 69 яшьтә абсолют бәхетле була дигән нәтиҗәгә килгән. Кеше 70кә якынлашканда моңа кадәр гади шатлык һәм вак-төякләрнең сизелмәвен аңлый башлый, шуңа күрә тормыштан канәгатьләнү хисе арта. Шулай ук тикшеренүчеләр, пенсиягә чыкканнан соң, буш вакыт барлыкка килә, балаларны тәрбияләү һәм эш белән бәйле күп кенә тискәре моментлар артта кала, кеше тормышка уңай яктан карый башлый, дип билгеләп үтәләр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар