Кеше үлгәндә нәрсә хис итә?
Бик күпләрне үлем куркыта. Аеруча ялгызлыкта үләрмен дип куркучылар күп. Нью-Йорк табиблары тикшеренүләренә караганда, болай дип куркырга нигез бар. Кеше тиз генә үлеп китә алмый, дип исбатлый алар.
«КП» кешенең кешенең үлгәндә нәрсә сизүе хакында яза.
Нью-Йортның Лангондагы Медицина үзәге (NYU Langone School of Medicine) үлемнең кеше моңарчы күзаллаган күренеш булмавын белдергән.
Кешенең үлде дип саналганнан соң да яшәве билгеле булган. Яшәве дию дә дөрес түгел — аның «башы эшләве» дәвам итә. Ул тирә-яктагы процессларны аңлый, сизә.
Сэм Парниа исемле профессор җитәкчелегендәге табиблар, клиник үлем кичергән кешеләрнең сөйләгәннәренә таянып һәм үлеп баручы кешеләрне күзәтеп таянып, үз нәтиҗәләрен игълан иткән. Кеше үлгәннән соң, ягъни йөрәк типми башлагач, баш мие актив кала, яши. Шул рәвешчә, кеше үзенең үлгәнен аңлый. Чөнки ул үзенең тәне буйсынмаганын сизә, әйтик ул кулын селкетә алмый. Кеше үз тәне эченә «бикләнеп» кала. Шул ук вакытта ул ишетә, күрә, әмма бернинди дә сигнал бирә алмый, хәтта күз алмасын да селкетә алмый.
Клиник үлем кичергән кешеләрнең йөрәкләре туктаган булган, алар параличланган хәлдә ятканнар һәм инде аларны үлгән дип санаганнар. Әмма аларга яңадан җан кергәч, табибларның нәрсә дип сөйләшкәннәрен, кайсы табибның нәрсә эшләгәнен (билгеле, карашлары бер урынга төбәлгән булуны исәпкә алырга кирәк) сөйләп бирә алганнар.
Табиблар моны баш миенең йөрәккә караганда акрынрак үлүе белән аңлаткан.
Йөрәк өянәге белән йөрәк туктаганны бутамаска кирәк, ди табиблар. Приступ булганда йөрәк эшләвен дәвам итә, ул канны акрын булса да куа. Ә йөрәк туктау ул аны эшләтә торган электр сигналлары килүдән туктауны аңлата.
Йөрәк туктагач, кан баш миенә килүдән бөтенләй туктый. Әмма кан берөзелексез килеп тормаса да, баш мие эшләвен дәвам итә икән. Аның функциясе акрыная, әмма туктамый. Баш мие күзәнәкләре акрынлап үлә башлый, бу процесс хәтта берничә сәгать дәвам итәргә мөмкин. Кеше яшәвен дәвам итә. Шуңа күрә йөрәк тукталу - ул үлемнең беренче өлеше генә.
Бу тикшерүгә кадәр үк тә баш миенең йөрәккә караганда озаграк яшәве билгеле иде инде. Әмма аның яшәү «срогы» кыска дип санала иде.
Иерусалим табиблары исә баш миенең хәтер өчен җаваплы урыны иң соңыннан үлә икәнен ачыклаган. Шуңа да үләр алдыннан кешенең үткәне күз алдына килергә мөмкин.