Кеше үлгәч, мәетне яру мәҗбүриме, туганыңны ярдырмас өчен ни эшләргә?
Күп кенә кешеләр мәетне яру (вскрытие) мәҗбүри чара, дип уйлый.
Кеше үлгәч, аны ярдыру-ярдырмау турында сорауга җавап күпләрне кызыксындырадыр. Ульяновск татарларының «Өмет» сайтында адвокат Дилүсә Артемова шул хакта аңлатты. Язманы тулысы белән тәкъдим итәбез.
Мәетне күп кенә очракларда моргка алып китәләр. Ә аннан ярып карамыйча бирмиләр. Хәтта 70 яшеннән узган әби-бабайлар яки әллә ничә тапкыр хастаханәләрдә ятып чыккан һәм терелә алмаслык чир белән авырган икәнлекләрен белә торып та шулай эшлиләр. Бу законга сыя торган хәл микәнни соң?
Редакциягә хатлар аша да, шалтыратып та шушындый борчулы сораулар бирүчеләр булды. Аларга җавап итеп, түбәндә юрист язмасын урнаштырабыз.
Күп кенә кешеләр мәетне яру (вскрытие) мәҗбүри чара, дип уйлыйлар. Шуңа күрә аны хәтта өйләреннән үк моргка алып китүгә дә каршы килмиләр. Гәрчә, закон нигезендә ярдырмыйча җирләргә хокуклары булса да. Бу хокуклар нәкъ югарыда әйтелгән мәетләргә кагыла.
Беренчедән, кеше дөньяда вакытта ук үлгәч үзен ярдырмау чарасын күрә ала. Моның өчен аның нотариуста расланган язма васыяте булу шарт. Вафатыннан соң мәетнең якыннары аның паспорт күчермәсе, үлгән урыны, үлеменең сәбәбе турында белешмәләр белән бергә соңгы вакытта дәваланган хастаханәнең баш табибы исеменә, моргка озатмау һәм ярдырмауны сорап, гариза бирсеннәр.
Икенчедән, әгәр мәетне моргка тапшырып өлгергән булсалар, шундый ук документларны җыеп, гаризаны морг җитәкчелеге исеменә юллагыз. Бу кичекмәстән, беренче көнне үк башкарылсын. Югыйсә, мәетләр күп булу сәбәпле, гаризаны ике-өч көн эчендә карап өлгерә алмасалар, яру процедурасы һичшиксез үтәләчәк.
Тагын шунысын да онытырга ярамый: гаризаны язганда үлемнең дөрес һәм объектив сәбәбен күрсәтү, шуны дәлилләүче медицина документлары, амбулатория картасыннан күчермәләр кую сорала.
Өченчедән, васыять калдырылмаган очракта, мәетнең олы яшьтәге карт-карчык икәнлегенә, шулай ук аның мөселман булуы һәм ислам дине кануннары буенча мәетне яру тыелуы турында басым ясарга кирәк. Шулай ук морг хезмәтен күрсәтүгә түләү мөмкинлеге юклыгына да игътибар ителергә тиеш. Ә авыл җирлекләрендә яшәүчеләр өчен транспорт чыгымнары да шактый булуын язу да артык булмас.
Әгәр мәрхүмнең үтерелү яки бүтән җинаять нәтиҗәсендә вафат булу билгеләре расланмаса, аны ярдырмау турында гаризалар, һичшиксез, канәгатьләндереләчәк. Гаризада моны таләп итүче канунны күрсәтергә дә мөмкин. Русча ул «О погребении и похоронном деле» дип атала, 5нче маддә, 1 нче пункт, Россия Федерациясенең № 8-ФЗ 1996 елгы 12 гыйнвар законы.