Кеше үлгәч, мәет янына җавапнамә салалармы?
Якын кешебезнең үлеме белән очрашкан вакытта, аның ахирәт тормышын җиңеләйтәсе, Аллаһы каршында җавап бирүгә әзерлисе килә. Кайберәүләр мәрхүмгә багышлап догалар гына укып калмый, мәет янына җавапнамә дә сала.
Татарстанның беренче Баш казые Габделхак хәзрәт Саматов «Баш казый хөкемнәре» китабында әлеге мәсьәләгә түбәндәгечә якын килергә кушкан:
«Кабергә, мәет янына җавапнамә куймасаң яхшырак. Әгәр мәрхүм иман әһеле булса, ансыз да җавап бирер. Имансыз булса, бөтен Коръән куйсаң да, гөнаһтан башка нәрсә булмас, киресенчә, гөнаһ кына булыр».