Кеше үлгәч, бер тәлинкәдән икенчесенә он салып бару дөрес гамәлме? – Йосыф хәзрәт Дәүләтшин җавабы
“Безнең авылда кеше үлгәннән соң, кырыгын үткәргәнчегә кадәр ике тәлинкә алып, берсенә тутырып он салалар, бал кашыгы белән шул тәлинкәдәге онны икенче тәлинкәгә салып баралар. Бу – элеккедән килгән ышанумы? Болай эшләргә ярыймы? Диндә мондый әйберләр юктыр бит?" – дигән сорау килде укучыбыздан. Сорауны Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары имам-мөхтәсибе, Кабан арты мәчете имам хатибы Йосыф хәзрәт Дәүләтшингә юлладык.
– Диндә һәр нәрсәнең нигезе, дәлиле булырга тиеш. Ул да булса, фикһ китапларында. Фикһ китапларын язучылар пәйгамбәребез сәлаллаһү галәйһиссәләмнең хәдисләренә нигезләнә. Шуңа күрә шәригатьтә, диндә һәрбер нәрсәнең дәлилле булырга тиеш.
Бу очракта укучы юллаган сорау – хорафатка керә. Аның ислам дине белән бернинди дә бәйләнеше булырга тиеш түгел. Кызганыч, күпчелек татар үзен мөселман дип йөрсә дә, мәсәлән, руслар – христианнар дисәләр дә, мәҗүсилектән кергән ниндидер нигезсез ырым-шырымнар, хорафатлар татарларда да, русларда да күп. Бу да шул хорафатның берсе булып тора. Аның мәет белән бернинди дә бәйләнеше юк һәм моны эшләгән кеше дин исеменнән гөнаһлы була, - диде Йосыф хәзрәт Дәүләтшин.