news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кеше үлгәч, баш мие эшләүдән кайчан туктый?

Кеше үлгәннән соң 15 минут дәвамында аның баш мие актив булуын җиһазлар яздырып алган.

news_top
Кеше үлгәч, баш мие эшләүдән кайчан туктый?
https://pixabay.com

Галимнәр сенсацияле ачыш ясаган. Кешенең йөрәге туктагач та, баш мие эшләвен дәвам итә икән. Бу турыда Frontiers in Aging Neuroscience журналына сылтама белән «Челнинские известия» яза.

Төрле илләрдәге галимнәр төркеме үлеп бара торган кешенең баш мие активлыгын тикшергән.

87 яшьлек ир-ат эпилепсия белән чирли. Аның өянәкләрен тикшерү өчен махсус җиһазлар тоташтыралар. Дәвалаган вакытта ир-ат үлеп китә. Җиһазлар кеше үлгәннән соң 15 минут дәвамында аның баш мие актив булуын яздырып ала.

Кешенең йөрәге туктаганчы һәм туктагач 30 секунд дәвамында баш миендә гамма-ритм дигән дулкыннар активлыгы күренә. Бу дулкыннар йокы, медитация һәм хәтер кебек процессларда катнаша.

«Бу нәтиҗәләр гомер тәмамлануы төшенчәсен шик астына куя», — ди доктор Аджмал Земмар. 

Тикшеренүдә ачыкланганча, баш мие кан йөрүдән туктагач та эшчәнлекне координацияләүне дәвам итә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар