Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кеше өлешенә кагылма икән...

Регинаның элеккеге укучысы Равилдән бала таба. Әмма яшьлек белән алданган ул кызга да «җилдән бала тапкан хатын» сүзен күтәрергә, малаен ялгыз үстерергә туры килә.

news_top_970_100

Регина информатика укытучысы булырга укый, практика узарга апасы белән җизнәсе эшләгән мәктәпкә кайта. Аларда яшәп практика уза. Регинаның җизнәсе Равилнең әти-әнисе дә укытучылар, хөрмәтле кешеләр. Әмма алар студентны үз канатлары астына алуларына үкенәчәк әле.

Регина укуын тәмамлагач, шушы мәктәпкә эшләргә кайтты. Ул кайтып ярты ел да эшләмәде, мәктәп коллективында матур пар булып эшләгән Равил белән Роза аерылыша дигән сүз чыкты. Ә сәбәбе — Регина җизнәсеннән бала көтә. Роза 6 яшьлек кызын алып, әти-әнисе янына кайтып китте. Регинаның бу адымыннан соң ата-анасы да аннан баш тарта, аралашмый.

Регина җизнәсе Равил белән яшәвен, икесе дә шул мәктәптә эшләүләрен дәвам иттеләр. Бу хакта укытучылар гына түгел, укучыларның да барысы да белә иде. Регина элеккеге җизнәсе-иренә малай алып алып кайтты, ике елдан кызлары туды. Балалар бакчага йөри башлагач, Регина шул мәктәпкә эшкә чыкты, ә Равил күбрәк акча эшләү исәбе белән башка өлкәдә хезмәт куя башлады.

Регинаны эш, балалар һәм өй мәшәкатьләре үзенә бөтереп ала. Эштән соң кайткан иренең дә күңелен күрергә тырыша. Әмма аның тырышлыгын ире күрми, өй эшләрендә ярдәм итми, акча эшлим сәбәбе белән өйдә бөтенләй сирәк була башлый…

Көнләшү, хыянәт, тавыш… Гаиләдән тынычлык кача…

Кайчандыр апасы кичергән хисләрне бүген Регина кичерә. Ә апасына ир генә түгел, бертуган сеңлесе хыянәтен дә күтәрергә туры килде бит. «Бу гарьлеккә ничек кенә түзде икән апа», — дип үксеп елап чыккан төннәре күп була Регинаның.

Шулвакыт ул ничә еллар аралашмаган апасы белән дуслашырга, гафу үтенергә дә беренче адым ясый. Дистә елларга сузылган «тугансызлык» йөрәген телгәли Регинаның. Моң-зарын сөйләрлек, эчен бушатырлык кешесе юк икән бит аның. Шул якын кешесенә никадәр авырлык китергәнен ул хәзер генә аңлый…

Апасы, әти-әнисе «без сине кичердек» дисәләр дә, күңеле тынычлык тапмый аның. Яшьлектә хисләргә бирелеп, кылган хатасы өчен җавап тотасы гына кала, әмма бу газапларга ялгызлык та өстәлә.

Бу вакытта Равил гаиләсеннән китеп, әти-әнисе белән яши башлый. Регинаның элеккеге укучысы Равилдән бала таба. Әмма яшьлек белән алданган ул кызга да «җилдән бала тапкан хатын» сүзен күтәрергә, малаен ялгыз үстерергә туры килә. Равил бу гаиләгә улына җиде яшь булгач кына килеп кушыла һәм алар тагын бер балага гомер бирәләр…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100