Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кеше үлеменә китергән аварияләрнең күпчелеге кайсы районнарда була?

Кеше үлеменә китергән аварияләрнең күпчелеге кайсы районнарда була?

news_top_970_100
Кеше үлеменә китергән аварияләрнең күпчелеге кайсы районнарда була?
2018 елда кешеләр гомере өзелгән юл һәлакәтләренең күбесе Лаеш районында теркәлгән. Бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең йомгаклау коллегиясендә ведомство җитәкчесе Ленар Габдрахманов шундый мәгълүматлар китерде.ТР буенча ЮХИДИ идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә, узган ел нәтиҗәләре буенча Лаеш аварияләр иң еш теркәлә торган район дип табылган. Районда 86 юл һәлакәте булган, аларда 18 кешенең гомере өзелгән. Бер ел эчендә биредә аварияләр саны 40 процентка арткан. Әлеге уңайдан Биектау районы икенче урынны били – биредә теркәлгән 81 юл һәлакәтендә 16 кеше якты дөнья белән хушлашкан. Бу 2017 ел белән чагыштырганда 22 процентка артыграк. Өченче урында – Азнакай районы: 60 авариядә 8 кешенең гомере өзелгән. Бу 2017 елга караганда ике тапкыр артыграк.«Җиде районда юл-транспорт һәлакәтләрендә үлгән кешеләр саны буенча Федераль планлаштыру үзәгенең төп күрсәткечләре югарырак. Шул ук вакытта, Питрәч һәм Яңа Чишмә районнарында фаразланган күрсәткечләр соңгы ике ел дәвамында акланмый», - дип искәртте Ленар Габдрахманов.Идарә башлыгы 17 районда юл һәлакәтләренең кимүен дә билгеләп үтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100