Кеше кайсы очракта яшелчәләрдән агуланырга мөмкин?
Кайбер очракта яшелчәләр организмга файда түгел, ә зыян китерә ала, ди табиб-диетолог.
Кайбер очракта яшелчәләр организмга файда түгел, ә зыян китерә. Бу хакта Sputnik радиосына биргән интервьюсында табиб-диетолог, медицина фәннәре кандидаты Елена Соломатина сөйләде, дип яза РИА Новости.
Яшелчәләрнең кеше сәламәтлеге өчен гаять зур файдасы турында без кечкенәдән ишетәбез. Аларда витаминнар, микро-һәм макроэлементлар, клетчатка, һәм файдалы углеводлар бар. Әмма яшелчәләрне дөрес сакламау һәм яисә дөрес әзерләмәү яшелчәләрне агуга әйләндерә ала, дип аңлатты Sputnik радиосына биргән интервьюсында табиб-диетолог Елена Соломатина.
«Артык өлгергән баклажан, язга кадәр сакланган бәрәңге, өлгермәгән яшел томатлар ашарга киңәш ителми. Бу яшелчәләр составында соланин — нейротоксин бар. Ул нерв системасы, сидек чыгару системасына зыян китерергә мөмкин», — диде Елена Соломатина.
«Сәламәтлеккә зыян китерә торган яшелчәләр исемлегенә фасоль дә эләккән. Аны чи яисә пешеп җитмәгән килеш ашарга ярамый, чөнки аның составында фитогемаглютинин бар, әлеге матдә белән агуланырга мөмкин. Ә аларны озак сакланганда үзләрендә микотоксиннар (гөмбәләр) туплый ала, дип сөйләде Елена Соломатина.
«Кәбестәнең барлык төрләре дә йод үзләштерүгә комачауларга мөмкин, шуңа күрә аны гипотиреоз авыруы булган кешеләргә кулланырга ярамый. Ачы торма, редисканы ашказаны һәм эчәк, ашказаны асты бизе авырулары булганнарга ашарга киңәш ителми», — диде диетолог.
Елена Соломатина сүзләренчә, чөгендер, шпинат, петрушка, кәбестә, кишер, кыяр нитратлар туплый. Нитратларны без башка продуктлардан да, шулай ук судан да алабыз. Организмда нитратларның күп булуы зыян салырга мөмкин. Ул бигрәк тә авырлы хатын-кызлар өчен куркыныч, бала гипоксия кичерергә мөмкин», - дип билгеләде табиб-диетолог.