Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Кеше безнең бәяләрдән кыйбатсына”. Татарның милли Кыш Бабаеннан могҗиза ничә сумга төшәчәк?

Без барыбыз да Яңа Елдан могҗиза көтәбез. Яңа Ел күңелле мизгелләр, мөмкинлекләр, җылы хәбәрләр алып килер кебек тоела. Яңа Елның сихерчесе һәм могҗизачысы Кыш Бабай барлык теләкләрне чынга ашырыр сыман! Татарның Кыш Бабае кем ул? Могҗизага ышанырга кирәкме? Интертат татар Кыш бабаеннан нәрсәләр көтәргә мөмкин һәм бу могҗиза ничә сум тора икәнен белеште.

news_top_970_100
“Кеше безнең бәяләрдән кыйбатсына”. Татарның милли Кыш Бабаеннан могҗиза ничә сумга төшәчәк?
Элегрәк, Кыш Бабай белән Кар Кызын балалар бакчасында, мәктәптә узган чараларда яки клубтагы Яңа Ел бәйрәмендә генә күреп була иде. Хәзер исә теләгән һәм мөмкинлеге булган һәр ата-ана да баласына Кыш Бабай чакыра ала. 

Безнең Кыш Бабайларыбыз кем соң ул? Кемнәр сезнең балаларыгызга гомерлек истәлекле мизгелләр бүләк итә ала?


Эльвира Шакированың Инстаграм @elvirashakirova_official аккаунтыннан


Эльвира Шакированың Кыш бабаеның тавышы бәрхет сыман

Журналист, “Болгар радиосы” сайты баш мөхәррире Эльвира Шакирова “Идел” журналы баш мөхәррире Радик Сабиров белән Кыш Бабай һәм Кар Кызы ролендә быел өченче ел балаларның күңелләрен күрә. Башкалардан аермалы буларак, алар корпоративларга һәм балалар бакчасында уза торган чыршы бәйрәмнәренә йөрми. Фәкать өйләргә генә бара. Кыш Бабай белән Кар Кызының котлау программасы, бәяләр һәм Яңа Ел ялларында тормыш турында “Интертат”ка Эльвира Шакирова сөйләде.

- Безнең кием дә милли, тел дә милли. Радик Кыш Бабай киемен заказга тектергән. Ул аның татар орнаментлары белән бизәлгән, бик үзенчәлекле һәм эксклюзив. Ә минем Кар Кызы киеме сатып алынган. 

Эшебезнең беренче елында үзебезне бик нык рекламаларга тырыштык. Интернет сайтларга, реклама урнаштырырга мөмкин булган бөтен җиргә реклама җибәреп чыктык. Икенче елны рекламага алай ук игътибар итмәдек. Хәзер бит Инстаграм заманы, шулай Инстаграм белән генә ерып чыктык. Әле алай да чакыручылар бик күп булды. 

Ә быел Кыш Бабай һәм Кар Кызы булып йөрмәскә дип уйлаган идек, чөнки Радикның да, баш мөхәррир булгач, эше күп, минем дә, яңа эшкә күчү сәбәпле, вакыт бераз тыгызрак. Клиентлар безне хәтерли, шалтырата, сорый, шуңа күрә без быел котларга үзебезнең дусларга гына йөрдек. Безнең тугры дусларга, нәкъ менә безне теләгән, безне чакырган кешеләргә йөрдек. Аларга каршы килә алмадык. 

Быел шулай йөреп чыктык һәм безгә бу эштән туктарга ярамый икәнен аңладык. Безгә эшләргә кирәк, чөнки безне көтәләр, чакыралар. 

Безнең Кыш Бабай, ягъни Радик, балалар белән бик тиз уртак тел таба, аны балалар бик ярата, Радикның ниндидер бер сөйкемле сөяге бар. Аның тавышы да бәрхет сыман. Балалар белән уртак тел таба белә ул. Безнең Кыш Бабай һәрберсенә “Улым, кызым”, дип эндәшә. Шунда булган дәү әниләр, дәү әтиләр көләләр инде анда. Радик алар белән күңелле аралаша. 

Эльвира Шакированың Инстаграм @elvirashakirova_official аккаунтыннан

Радик Сабиров белән Эльвира Шакирова котлау программаларын быел яңарттканнар. Милли Кыш Бабай белән Кар Кызының Яңа Ел белән котлау программалары тагын да кызыклырак.

Сценарийны Эльвира Шакирова үзе яза. “Радик ул әзергә бәзер”, ди Эльвира хезмәттәше турында. “Радикның эше бик күп, шуңа күрә мин аның башын сценарийлар белән катырмыйм, үзем язам. Язам да, аңа күрсәтәм, ул хуплый”, - дип, сүзләрен юллап та куйды Кар Кызы.

“Кеше безнең бәяләрдән кыйбатсына”

-Программаны төзибез, әмма балалар санына карап, ул сузылырга мөмкин. Әгәр дә безне 1-2 балалы гаиләгә чакыралар икән, балаларның әниләрен катнаштырып, 20 минутлык программаны күрсәтеп чыгабыз. Мондый программаның бәясе 1900 сумнан башлана. Быел безнең бәяләр әз генә артты. Яңа Ел төне якынайган саен, бәяләр 3 меңгә кадәр менә. 27 декабрь көнне, мәсәлән, безнең котлау 2500 сум торды.

Берничә гаилә, акчаны янда калдыру максатыннанмы икән инде, безне җыелып чакыра. Анда уннан артык бала бар иде, без анда бик озак тордык, әмма ул үзенә күрә бәйрәмгә әйләнде, үзе бер тамаша булды, анысы да бик кызык аның. 

Бәя бала санына карый инде, әмма без барыбер әзерләгән программаны күрсәтеп бетермичә китмибез. Уеннар да, җырлар да, биюләр дә, шигырь сөйләтү дә бар. 

-Котлавыгызның бәясе биш, ун меңгә кадәр җитәргә мөмкинме?

-Безнең очракта Кыш Бабай белән Кар Кызының котлавы 5-10 меңгә кадәр җитә алмый. Бездән күбрәк акча эшләүчеләр дә бар инде ул, әмма безнең практикада андый хәл булганы да юк, булмаячак та. Ул бәя артык күп инде, чөнки быел без бәяләрне болай да әз генә арттырдык, безнең узган ел, мәсәлән, котлау 1700 сумнан башлана иде, быел иң минималь – 1900, әле алай да кеше кыйбатсына. 

Мең сумга, мең ярымга йөрүчеләр дә бар, мин карыйм аларны, я киемнәре шундый сәләмә, я үзләренең кыяфәте юк, я программалары хәерчерәк. Андый бәянең минуслары барыбер килеп чыга. Көндәшләрне караштыргалыйм, Инстаграмнан да күзәтеп барам мин шулай.



“Безгә дә керегез инде”

Эльвира Шакирова хәзер балалар бөтенесе дә гиперактив, ди. Бәлки, бу заманага да бәйледер инде, әмма хәзер Кыш Бабай белән Кар Кызына балаларны тыңлату бик кыен, ди ул.

Шуңа күрә алар җаен тапкан - балаларга бүләкне соңыннан гына, шигырьләрен сөйләткәч кенә бирә. Бүләкне алдан ук бирсәләр, балалар Кыш Бабайны һәм Кар Кызын оныта, аларга бернәрсә дә кирәкми башлый, алар тизрәк бүләкне ачып, аны актара башлый. Эльвира Шакирова әйтүенчә, андый котлауның яме китә, шулай ук саубуллашу мизгеле дә кызык булмый. 

-Кайчак, котларга килгәч, күршеләр клиентлардан беренчерәк чыга һәм үзләренә чакыра. Берсендә, котларга килгәч, фатир санына карамыйча, күршеләренә “Без сезгәдер инде”, дим икән. “Ой, безгә булсагыз, бик әйбәт булыр иде”, ди клиентның күршесе. 

Без ез тегеләрне котлап чыкканчы, безне көтеп торган. “Безгә дә керегез инде”, дип чакыргач, кердек инде. Бүләге алынган булган. Аны бит инде әти-әниләр алдан ук алып куя һәм безгә чыгарып бирә. Бик каты сорагач, менә шул хатынның баласын да кереп котлап чыктык. Кайчак вакыт та булмый, әмма сораган кешедән баш тартмыйбыз, программаны кыскартып булса да, котлап чыгабыз. Бу бит инде Яңа Ел! Без бит инде бәхет, шатлык өләшеп йөрибез!

Эстрада җырчыларыннан кемнәр милли Кыш Бабайны чакырган?

- Иркәгә, Раяз Фасыйховка, Азат-Алсу Фазлыевларга һәм Зәмирә Рәҗәповага барган бар. Азатлар һәм Зәмирәләр бергә җыелган иде, бик күп кеше иде алар, Ризат һәм Зинира Рамазановлар, гастрольдә йөргәнче, үзләре Кыш Бабай һәм Кар Кызы булып йөргәннәр икән. Алар хәзер үзләренең клиентларын безгә бирәләр. Быел Илназ Баһ белешкән иде, вакытын туры китерә алмадык.Безгә алдан ук язылалар, узган еллардан калган клиентларыбыз бик күп.

“Яңа Елны машинада каршылыйбыз бугай”

-Быел 31 декабрь көнне эшләмибез дип сөйләштек, узган ел эшләгән идек, быел безгә вакытларны туры китерергә авыррак. Берсендә без 31 декабрь көнне машина белән батып калдык. Ул көнне кар шундый күп яуган иде, 12 туларга берничә минут калгач чыктык һәм чак кына өлгердек. Ул үзенә, мин үземә кайтып өлгерәсе бит әле... “Яңа Елны машинада каршылыйбыз бугай”, дип котлар калмаган иде. Өйдә бит инде безне гаилә, балалар көтә.



Радик Сабиров: “Мин үзем бала җанлы”

Радик Сабиров үзенең икенче тормышы - ягъни милли Кыш Бабай тормышы турында сөйләде.

-Минем милли Кыш Бабай булып киенгәнгә бер 9 ел бар инде хәзер, мин төгәл хәтерләмим дә. Үзем бала җанлы булгач, заманында ничектер балаларны шатландыру теләге дә булгандыр инде. Минем группадаш егетем, ул хәзер зур урында эшли, исемен әйтеп тормыйм, ел саен Кыш Бабай булып киенеп иптәшләрен, дусларын котлап йөри. Ул инде кием генә кия, сакаллар-ниләр ябыштырмый. Менә аннан күреп туган идея иде инде бу. “Кара әле, мин дә шулай туганнарны, дусларны котлап кайтыйм әле”, дип, киткән идем, менә шуннан башланды.

“Балалар бакчасында котласаң, бу эшнең тәме бетә”

Мине экспресс котлап чыгу дип, үземне генә чакыралар, ә мин инде барыбер балаларның күңелен күреп чыгам. Мин аларга шигырен дә сөйләтәм, җырлатам да. Халык үз итә. Сәбәбе балаларның әти-әниләре белән дә эшләүдә дип уйлыйм. Мин бөтен чараларда да ата-аналарның үзләрен катнаштырам. Бигрәк тә әби-бабайларны катнаштырып җибәрү әти-әниләргә ошый. Шуның өчен бик нык рәхмәт укый. 

Үзем турында, Кыш Бабай турында социаль челтәргә фото куйганда, мин, беренчедән, котлауның татарча булуына, икенчедән, эштән соң гына йөрүемә, өченчедән, корпоративларга, балалар бакчасына йөрмәвемә басым ясыйм. Анда йөрсәң, аның тәме бетә. Ә өйгә килеп кереп котлау бигрәк тә кызык бит инде ул. Мин балалар бакчасында эшләп карадым, миңа ошамады. Аны аңларга вакытым да юк. Профессиональ Кыш Бабай булсам, шулай булыр иде бәлки, кем белә.

“Кар кызыннан башка гына чакыралар”

Котларга тәкъдимнәр бик күп килә. Көндез дә чакыралар, көндез үк чаба башлыйм. 31 декабрьдә көн буе, иртәнге уннан кичкә унга кадәр эшлим... Мин үземнең котлауны 1500 сум дип куйдым. Соңгы арада күбрәк үземне генә чакыра башладылар. Әгәр дә мин Кар Кызы белән керәм икән, ул 3 мең була. Кешеләр алдан ук кыйммәт була дип уйлыйлардыр инде. 30-31 декабрьгә генә 5 мең дип язып куйган идек, әмма анда көне буе үзем генә йөрим инде мин.



Ризат Рамазанов: “Зинира декретта, мин кредитта”

Җырчы Ризат Рамазанов белән хатыны Зинира Рамазанова да заманында Кыш Бабай һәм Кар Кызы булып эшләгәннәр. Ризат Рамазанов “Интертат”ка балаларны котлап йөрүләре турында сөйләде.

-Тормыш башында, Зинира декретта, мин кредитта булганда, Кыш Бабай һәм Кар Кызы булып эшли идек. Мин көндез таксида йөрдем, кич белән без Кыш Бабай һәм Кар Кызы булып чыгып китә идек. Ике ел рәттән Кыш Бабай һәм Кар Кызы булып эшләп алдык, киемнәре бүгенге көнгә кадәр тора. Без әле сыйфатлы, яхшы киемнәр алган идек. Шул киемгә без кайчак бәйрәмнәрдә дә киенеп чыккалыйбыз.

-Хәзер дә Кыш бабай булып йөрисезме соң?

-Хәзер ничектер бераз оялдыра инде. Кызык инде барыбер, әти-әниләр дә көтә. Безнең кызыбызга Кыш Бабай кирәк, шуңа күрә минем дә татарча әйбәт белә торган Кыш Бабайны чакырасым килә. Театраль яктан да әйбәт уйнавы кирәк, баланы әзрәк сөйләштерә белә торган кирәк. Алайса кайбер Кыш Бабайларны чакырасың, ә алар “а” дип тә, “б” дип тә әйтә алмый. Бүгенге көндә Кыш Бабай чичән булырга тиеш бит инде. Кайбер вакытта рольгә кереп китеп, балаларның әниләрен көлдереп, “Менә сиңа, улым, машина алып бирдем, анаңа нәрсә алып бирим икән инде? Чәшке тунмы, мутонмы? Атаң шуны алып бирәмени?” дип, котларга тиеш. Миңа шулай ошый иде, чөнки шулай ул бик кызык. Бүгенге көндә Кыш Бабай булып йөрү теләге бар, әмма вакыт юк.

- Сезнең Кыш бабай ничә сум тора?

-Заманында безнең бер котлау 1000 сум иде бугай инде. Без 20 минутлык программа күрсәтә идек. Өч ел элек шулай йөргән идек без. Милли бизәкләр сатып алып, шулай итеп киемнәрне бизәгән идек инде. Безнең милли кием дә, гадәти традицион кием дә бар. Клиент ниндине сорый, шулай. Универсаль Кыш Бабайны сорый икән, 1000 сум була, миллине сорый икән, 1200 алырга да була. Милли Кыш Бабай әлбәттә кыйммәтрәк йөри, милләтне яратырга кирәк.



-5000 сум тәкъдим итсәләр, Кыш Бабай булып чыгып китәр идегезме?

-Нишләп? Чыгып китәр идем! Аның нәрсәсе оят соң аның? Кыш Бабай дәрәҗә генә бит инде ул. Каршы килмәс идем. Зинира – Кар Кызы, мин Кыш Бабай дигәндәй. Без әле шул елны кызыбыз йөргән балалар бакчасында да Кыш Бабай булдык. Әти-әниләр инде анда Кыш Бабайга акча җыешканнар иде, мин “Кирәк түгел. Утырып чәй эчегез”, дидем.

-Кешеләр бүген дә чакырамы соң?

-Кешеләр бүгенге көндә котларга чакыра. Ул вакытта Инстаграм юк иде, Вконтакте социаль челтәрендә куйган идем, танышлар шуннан чыгалар инде, “Әйдә, Ризат, килегез инде. Сез Кыш Бабай гына түгел, шунда җырлап та китәр идегез”, дигән булалар. "Два в одном" инде монда, - дип көлде Ризат. 

Хәзер балалар да бик җитез. Балалар бакчасына котларга килгәч, кыздан сорыйм, “Кызым, Кыш Бабай килдеме соң әле?” дим. Кыз “Килде, әти, ул бит син”, дип әйтә. Кызыбыз Кыш Бабайны без икәнен аңлады, безнең белән аннары зурлар төркеменә дә йөрде. Без булгач, оялмыйча безнең белән биеп, җырлап, без булганга безнең белән мәш китереп йөргән иде ул вакытта. Кызыбыз безне таныды, ләкин хәзер ул аны онытты инде. “Кызым, мин түгел идем бит ул, чын Кыш Бабай иде ул”, дип аңлаттык инде без аңа аннары. 

Балконда җәй көне киемнәрне күрде дә, “Әти, син булгансың бит ул Дед Мороооз!” дип, йөгереп килде, анысын да соңыннан ничектер аңлаткан булдык инде. 

-Кыш Бабай булып йөргәндә кызыклы я көлкеле хәлләр булганы бармы?

-Кызыклы хәл Сабада Яңа Елда булган иде. Дуслар белән авылда утырдык. Илдус исемле дус малай шунда “Әйдә, булачак каенаналарны котлап килик әле”, диде дә, киттек инде. Ул вакытта кызы белән йөри иде. Киендек тә, котлап килдек

"Лада Калина" универсал машинасының арты ачтык, бер малай гармунда уйнап утыра, машина бизәлгән, мин Кыш Бабай булып, таяк болгап: “Әгә-гәй!”, дип, кычкырам. Шундый рәвештә без Саба эчендә светофорга килеп туктадык. Карасак, берәү атта йөри икән. Мин тегеңә “Сәлааам, адаш” дип кычкырам, ул да миңа “Сәлааам!” ди. Мин тегеңә “Күпмегә йөрисең?” дим, теге “Бушкааа!” дип кычкыра. Мин моны шулай ук “шабашка”да йөри дип торам инде.



Илназ Баһ Милли Кыш бабайны яратмый

Татарстанның атказанган артисты Илназ Баһ Кыш Бабайга ышана дип уйлыйсызмы?

-Илназ, быел балаларны Яңа Ел белән Кыш Бабай булып киенеп котлыйсызмы?

-Быел башка эшләр күп, шуңа күрә Кыш Бабай булып йөреп булмас. Кем белгән. Әгәр дә Яңа Ел кичендә бер дә кеше булмаса, Алла боерса, бәлки чыгарбыз да. Болай үзе андый планнар юк, ситуациягә карап хәл ителер инде. Өченче ел мин Кыш Бабай булып күршеләргә, дусларга барып, аларның балаларын котлап йөргән идем. Бер ике-өч ел элек. Ә быел ничек булыр, белмим.

-Сез милли Кыш Бабай булып киенгән идегезме, гадәти Кыш Бабай булыпмы?

-(Илназ Баһ шаккатудан сүгенеп тә куйды.) Андыеда бармыни әле? Миллие дә бармыни? Юк инде, андый түгел инде, гадәти Кыш Бабай, кызыл тунда, сакаллар һәм башкасы белән инде. Мине таныйлар бит инде, “Илназ абый, Илназ абый”, диләр, мин шул балаларның күңеле булсын дип кенә бүләкләр таратып йөрдем.



Кыш Бабай бит ул, беренчедән, һәр Яңа Елның символы. Кыш Бабайсыз Яңа Ел Яңа Ел түгел инде ул. Әле аның Кар Кызы да, булса – ярый, булмаса – ярамый, кем әйтмешли, әмма Кыш Бабайдан башка булмый, шуңа күрә без балаларның бераз гына булса да күңелләре булсын дип, үзебезнең балачакны искә төшереп, әйлән-бәйлән уйныйбыз.


- Кыш Бабайга ышанасызмы?

Дөресен генә әйткәндә, мин Кыш Бабайга бүген дә ышанам. Ул бит инде ниндидер бер могҗиза кебек. Нәрсәдер булыр шикелле. Иң мөһиме сәламәтлек кирәк инде, Кыш Бабайның юк икәнен безнең малай да белә аны, “Кыш Бабайны син икәнен беләм. Ул чыршы астына бүләк алып килми”, дип, безгә ышанмавын белдереп утыра. 

Ә беркөнне “Хат язмасаң, Кыш Бабай килми”, дип, аның фикерен үзгәртеп утырдым. Ул да хәзер ышана башлады инде. Әмма алай да ышанып бетми әле барыбер. Иң мөһиме - тынычлык, исәнлек-саулык булсын, яныбызда яшәгәннәр беркая да китмәсен, бергә яшик, матур яшик. Башкасы физик һәм финанс яклардан үзебез эшләп ала торган әйбер икәнен беләбез бит инде аны барыбыз да. Әмма барыбер күңел, бала-чаганыкы кебек, Кыш Бабай нәрсәдер бүләк итәр дип ышана, могҗиза көтә.



"Кыш бабай" Илнат Фәрхуллин үзе Кыш бабайга ышанмый

“Казан егетләре” төркеменнән җырчы Илнат Фәрхуллин Кыш Бабайга ышанмый, “Кыш Бабайга ышанасызмы? Аннан нәрсә сорадыгыз?” дигән сораудан көлә генә. Әмма алай да үзенең Кыш Бабай булып киенеп йөрүеннән сер ясамый һәм бар кешегә дә тынычлык тели. Кыш Бабай булып киенеп, кешегә бәхет таратып йөргән егет бәлки Кыш Бабайга ышануын белдерергә теләмидер?

“Печенье һәм кәнфитләр өләшеп йөри торган гадәт бар”

-Быел Яңа Елга кадәр Казанда балаларны котлап булмас, чөнки без көн саен эштә. Безнең, мәсәлән, Сабага, Мамалай авылына кайткач, 1-2 гыйнварларда, яисә Яңа Ел көнендә, Кыш Бабай булып киенеп, авыл буенча капчык асып, печенье һәм кәнфитләр өләшеп йөри торган гадәт бар. Быел мөмкинлек булса, без шулай чыгарга әзер. Безгә чакырулар килми, без үз теләгебез белән балаларны сөендереп йөрибез. Концертлардан соң без таралышабыз, кемнең вакыты, җае бар, Мамалайда менә шулай чыгабыз.

 

-Кыш Бабайга ышанасызмы?

-Һәр әти кеше – Кыш Бабай. Яңа Елдан могҗиза көтмибез инде, иң мөһиме, һәр гаилә Яңа Елны тыныч кына, матур кына үткәреп җибәрсен.



Яңа Ел мәзәге

Кадерле укучыларыбыз, бездән сезгә мәзәк. Балаларга бәхет өләшеп йөргән Кыш Бабайларыбыз белән бәйле дип уйламагыз! Бу бары тик кәефләрне күтәреп җибәрер өчен!

Әтисе улына:
- Улым, син үсеп җиттең инде, кем булырга уйлыйсың?
- Әти, мин Кыш Бабай булырмын ахры!
- Нишләп?!
- Нишләп дип, чөнки ул Яңа Елга кадәр бер атна һәм Яңа Елдан соң бер атна гына эшли.

Яңа Ел бәхет, шатлык, муллык, тынычлык, күңел җылысы алып килсен үзегезгә! Якынлашып килүче Яңа Еллар белән!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100