Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кешенең сыеры да акыллы – капканы үзе ачып керә

news_top_970_100
Кешенең сыеры да акыллы – капканы үзе ачып керә
видеодан скриншот

Башкортстанның Хәйбулла районы Вәзәм авылында бик акыллы сыер очратканнар. Малкай көтүдән каршы алганны көтеп тормый – тотканы мөгезе белән күтәреп, капканы үзе ачып керә. Күңелле видеоны «Башкортостан» газетасының социаль челтәрдәге сәхифәсенә куйганнар.

Халык сыерның үзе капканы ачып керә алуыннан кызык тапкан. Әлеге видеога карата бик күп фикерләр язып калдырганнар.

«Озакламый сөйләшә дә башлар әле»;

«Бик тәртипле, аҡыллы хайуан икән. Ҡапҡаны асып кергәс, үҙенең тәғәйенле урынына атлай әле ул»;

«Миңа да кирәк иде шундый сыер»;

«Мал хуҗасына ошый диләр. Хуҗалары да бик булган кешеләр икәне күренеп тора, хуҗалыклары шәп»;

«Ҡайҙа бар ул шундай акыллы һыйырҙар? Беҙҙекеләр алдарына ашарга һалып та, ҡайтмай аптыраталар»;

«Минем сыерым тотканы авызына кабып, аска басып ача иде. Бик акыллы иде. Капка ачык булса көтү кайтканын белә идем. Тавыш тынсыз урынына кереп басар иде», – ди алар.

Малның артык акыллы булуының тискәре якларын санап үткән кешеләр дә бар.

«Капка ача белгән мал куркыныч була ул. Кешенең ихатасына үтеп керер, һәм бу тарихның нәрсә белән төгәлләнәсен бер Алла белә»;

«Булды ундай хәл, бер туғандың һыйыры мөгөҙөнә калитка элеп ҡайтты өйөнә»;

«Беҙҙең дә, Малина исемле һыйыр ошолай асып керә торған ине. Кемдең генә урамына кереп бөтмәне»;

«Ачуын ачып керә дә, кергәч ябып куймый шул. Артыннан иптәшләрен дә ияртеп кайта»;

«Безнең күршеләрнең сыеры аптырата торган иде. Капканы ачып керер иде дә, бакчага сикерер иде», – дигән комментарийлар бар.

«Үзгәреш, тизлек, уңганлык, үз-үзеңә ышану заманында яшибез. Инде берүк сыерлар интернетта утыра күрмәсеннәр. Анысына да ышаныч юк. Электр көтүчесе белән берәр этлек эшләп куймасыннар. Хәзер бит элекке кебек көтүче: «Кая бара?», «Борыл!» дип кычкырмый. Үз көннәрен үзләре күрәләр. Ышаныч юк, сыерлар кулдан телефонны тартып ала күрмәсен», – дигән шаян фикер дә очрады.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100