news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кешенең картаюын аңлата торган биш билге

news_top
Кешенең картаюын аңлата торган биш билге
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Белгечләр кешенең биологик картаюын аңлата торган билгеләрне атаган. Аларны төзәтү кешенең яшьлеген озайтырга мөмкинлек бирә, ди алар. Бу турыда «АиФ» яза.

Беренче билге – хәрәкәтләнү мөмкинлеге чикләнү, гадәти гамәлләрне башкару кыенлаша.

Тагын бер билге – кеше симерә башлый, хроник авырулары барлыкка килә.

Кан тамырлары белән проблемалар кан әйләнеше акрынаю аркасында барлыкка килә.

Шулай ук яшь барган саен когнитив сәләтләр дә кими, шул сәбәпле йокы һәм хәтер начарлана.

Болар белән бергә кешенең ашкайнату белән проблемалары барлыкка килә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар